Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы ветераннарына фатир ачкычлары тапшырды

17.11.2010

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир ачкычлары тапшырды. Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы 1 нче йортта 32 сугыш ветераны гаиләсе фатир ачкычлары алды.

Тантанада Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин билгеләп үткәнчә, быел районда 117 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир ачкычлары тапшырылачак. Аларның 60 ы фатир ачкычлары алган инде, 32 ветеранга бүген шундый бәхет елмайды, калганнары быелның декабрендә яңа фатирлы булачак. Район башлыгы ветераннар һәм барлык питрәчлеләр исеменнән социаль программаларга ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты тантанада хәбәр иткәнчә, ветераннар өчен 117 яңа фатир – Питрәч районы өчен бик җитди сан. Тулаем алганда, республикада торак шартларын яхшырту программасында 13,3 мең ветеран исәптә тора. Әлеге мәсьәләне Россия Президенты һәм Премьер-министры контрольдә тота. Программаның үтәләчәгенә бернинди шик тә юк.

“Сезне барлык уңайлыклары булган яңа фатир ачкычлары алуыгыз белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләп калам”, - дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов ветераннарга.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы