Жан-Клод Юнкер: “Татарстан белән стратегик мөнәсәбәтләрне үстерергә ниятлибез”
27.09.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Люксембург Бөек Герцоглыгы Премьер-министры Жан-Клод Юнкер, Казан Кремлендә узган очрашудан соң, визит нәтиҗәләре турында журналистлар белән аралашты.
“Иртәнге эшлекле аш барышында Люксембург бизнес-делегатларының төрле өлкәләрдәге мөмкинлекләре хакында фикер алышып, кемнең кайсы тармакта Татарстанның партнеры була алуы турында сөйләштек. Киләсе елга тагын да зуррак делегация килүен көтәбез һәм бу визитка бик зур тырышлык белән әзерләнәчәкбез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент әйтүенчә, Татарстан Люксембург белән банк тармагы, консалтинг, автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, IT-технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтүне ниятли.
“Люксембург Бөек Герцоглыгы һәм Россия Федерациясе арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр тарихы, Люксембург һәм Татарстан хезмәттәшлегенә нигез салырга тиеш”, - дип билгеләп узды Жан-Клод Юнкер. Ул Люксембург һәм Россия арасында үзара аңлашу, тыгыз мөгамәлә булуына ишарәләп, сишәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин белән 5 сәгать аралашуын, Премьер-министр Дмитрий Медведев белән 1,5 сәгать әңгәмә коруын хәбәр итте. “Мин Россия Федерациясенә әлеге визит барышында да “дөрес юлдан барабыз” дигән нәтиҗәгә килдем”, - дип белдерде мактаулы кунак.
“Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек кысаларында Татарстан белән мөнәсәбәтләр үрнәк булырга тиеш. Татарстан белән без стратегик мөнәсәбәтләр үсешен күздә тотабыз”, - дип ассызыклый Люксембург Премьер-министры. “Күп кенә мәсьәләләр буенча Татарстан һәм Люксембург охшаш һәм без уртак тырышлык белән планнарны тормышка ашырырга тиеш”, - ди Жан-Клод Юнкер.
ТР Президенты матбугат хезмәте