Рөстәм Миңнеханов Уфада Таҗикстан Республикасы Генераль консулы Садык Имомов белән очрашты
15.10.2012Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфада Таҗикстан Республикасы Генераль консулы Садык Имомов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.
Очрашуда катнашучылар алдагы тыгыз хезмәттәшлек, шул исәптән, хезмәт миграциясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерик, Уфада Таҗикстан Республикасының Генераль Консуллыгы 2011 нче елның сентябрендә ачылды.
ТР Президенты матбугат хезмәте