Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXIII сессиясендә катнаша
15.10.2012ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясе составында Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша.
Ул сессия барышында коллегалары белән Европа Советы дәүләт-катнашучылары төбәкләрендә төп демократик принципларны тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. Пленар утырышлар кысаларында якындагы арада Бөтеневропа форумы эшчәнлегенең сәяси ориентирлары каралачак.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшинның эш графигында Россия делегациясе вәкилләре һәм халыкара структуралар җитәкчеләре белән очрашулар, консультацияләр уздыру планлаштырылган.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге