Күрсәткән ышаныч өчен, коллегаларына рәхмәт белдергәч, Фәрит Мөхәммәтшин Конгресста эшләгән вакытта төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә гомумевропа кыйммәтләрен, максатларны һәм принципларны алга этәрүдә бик күп тәҗрибә туплавын билгеләде.
Парламент башлыгы алга таба да Европа коллегалары белән безнең республиканың тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдерде.
Страсбургтан телефон аша КМРВСЕ Россия делегациясе җитәкчесе, РФ ФҖ ФС Рәисе Светлана Орлова Комитет җитәкчесе буларак, ТР Дәүләт Советы Рәисен сайлауга карата уңай фикерен әйтте.
Аның фикеренчә, бу вазыйфага Фәрит Мөхәммәтшинны сайлау Татарстан алдында Универсиаданы тәкъдир итү, Европа илләре вәкилләренә республикада соңгы вакытта башкарылган эшләрне күрсәтү өчен, зур мөмкинлекләр ача.
"Бу - Татарстан өчен зур хөрмәт, ул безнең алда зур җаваплылык куя. Без алга таба да илебез өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрәчәкбез һәм монда, Европа Советында, Россия һәм аның субъектларының ихтыяҗын яклаячакбыз", - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Атна дәвамында ул яңа статуста Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре когрессының (КМРВСЕ) XXIII сессиясе эшендә катнашуын дәвам итәчәк, ул тәмамлангач, Казанга кайтачак.