Яңалыклар

25.02.2013
Татарстан Республикасы гомуми кулланыштагы авиация өлкәсендәге проектлар үсеше өчен пилот регион булырга әзер.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.

Утырыш “Казан” халыкара аэропорты территориясендә узды, анда РФ Президенты ярдәмчесе – Гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча РФ Президенты каршындагы комиссия рәисе Юрий Трутнев,РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, “Ачык Хөкүмәт” мәсьәләләре буенча РФ министры Михаил Абызов,Росавиация вәкилләре һ.б. катнашты.
25.02.2013
Бүген Чаллы ИТ-паркы мәйданында “Кама инвестицион форумы – 2013” үтә. Форум кысаларында көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы инвестицион советының икенче утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов , ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Яр Чаллы шәһәре мэры Вәсил Шәйхразиев, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
25.02.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия министры Михаил Абызов, РФ Президенты каршындагы авиация үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Юрий Трутнев, РФ Хәрби-һава көчләре башкомандующие Виктор Бондырев һәм башка кунаклар белән “Коркачык” аэродромында булды. Алар “Казан авиация предприятиесе” ангарын карады, шулай ук “Авиатор” җәйге мәктәп инфраструктурасы белән танышты
25.02.2013
Татарстан парламенты рәисе ТР Алексеевски районында булды.

25.02.2013
Бүген 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга төп бурычлары турында Минзәлә муниципаль районы советы утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. ТР Хөкүмәте башлыгын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татмелиорация” трастлар компаниясе җитәкчесе Әнвәр Зәләков озата килделәр.
25.02.2013

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе вәкилләре килде.
Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми кунаклар каршы алды.
23.02.2013
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! 23 февраль – ул Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре һәм элекке хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә  үз иленең патриоты булган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булган барлык кешеләр өчен дә зур бәйрәм. Ватаныбызның тарихы –туган җирнең бәйсезлегенә һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлегенә кул сузучыларга каршы күтәрелүче Россия халкының героик җиңүләре һәм батыр гамәлләре  елъязмасы ул.
22.02.2013
Кукмара муниципаль районы Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районы Советының 2012 ел нәтиҗәләре һәм 2013 ел бурычлары буенча узган 24 нче сессиясендә белдерде.
22.02.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәре белән Кукмара муниципаль районында. Монда ТР Хөкүмәт башлыгы җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте җирле мега фермасында булып кайтты.
22.02.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республиканың муниципаль районнары буенча эш сәфәрләре сериясе дәвам итә. Җирле совет депутатлары 2012 елгы социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясый һәм агымдагы елга куелган бурычлар буенча фикер алыша.Бүген ТР парламенты җитәкчесе республиканың Балтач һәм Арча Советлары сессиясендә булды.

Битләр: << 1821 1822 1823 1824 1825 1826 ( 1827 ) 1828 1829 1830 >>