ТР Кукмара районында 2012 ел социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды
22.02.2013
Кукмара муниципаль районы Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районы Советының 2012 ел нәтиҗәләре һәм 2013 ел бурычлары буенча узган 24 нче сессиясендә белдерде.
Чара районда бүген ачылган Мәдәният йортында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Рауиль Рахматуллин төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 елда 2,4 миллион сумлык тауар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән.
2012 елда айлык уртача хезмәт хакы 14400 сум тәшкил иткән. Узган ел Кукмара районында 776 бала туган, бу 2011 ел белән чагыштырганда 95 балага күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,06 процент тәшкил иткән.
Районда торак төзелеше, мәктәпләрне капиталь ремонлау, “Чиста су”, юлларны ремонтлау, медпунктлар һәм клублар төзелеше һ.б. кебек социаль республика программалары уңышлы гамәлгә куела. Р.Рахматуллин сүзләренә караганда, шулай да районда капиталь ремонтка мохтаҗ мәктәпләр бар әле. Районда туучылар саны арту нәтиҗәсендә балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы туды, дип билгеләп үтте ул. Бүген Кукмара районы сөт сату күләме буенча республикада өченче урында дип белдерде район башлыгы һәм республика җитәкчелегенә язгы кыр эшләрен башкаруда ярдәм сора мөрәҗәгать итте. Районда спорт өлкәсенә дә зур игътибар бирелә, 128 спорт корылмасы бар.
Без республика җитәкчелегенә ярдәм итеп торулары өчен рәхмәтле һәм аларның ышанычларын аклар өчен тырышачакбыз”, - диде район башлыгы. Аннары хуҗалыклар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары чыгыш ясады.
ТР Премьер-министры И.Халиков, утырышка нәтиҗә ясап, республика өчен узган ел иң яхшы елларның берсе булды, дип билгеләп үтте. Татарстанда туучылар саны артты, Кукмара районында да уңай динамика күзәтелә, дип ассызыклады ул.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да Татарстанда яшәүчеләр өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, Татартсан сәнәгать производствосы үсеш алган төбәк булып кала. “Андый эре предприятиеләрдән тыш бүгенге проектларны гамәлгә кую җиңел булмас иде”, - диде И.Халиков. Ул авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләсенә аерым тукталды һәм Кукмара районында бу өлкә буенча уңай үзгәрешләр бар, әмма резервлар күп әле дип белгеләп үтте.
ТР Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, Кукмара районы итекләре белән дан тота, шулай ук халкы да хезмәт сөючән. Әмма сәнәгать производствосы өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк дип өстәде ул. Район шулай ук спорт уңышлары белән дә мактана ала. Яңа балалар бакчасы төзелеше мәсьәләсе каралачак, дип билгеләп үтте И.Халиков. Утырыш ахырында ул районда яшәүчеләргә Казанда Универсиада объектларын торгызуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Кукмара районы күп кенә икътисади һәм социаль күрсәткечләр буенча алынгылар рәтендә”, – диде Илдар Халиков, шуннан соң район халкына башкарылган эшләре өчен рәхмәтләрен белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы