Фәрит Мөхәммәтшин: “2013 елда Алексеевски районында зур эшләр башкарылачак”
25.02.2013
Татарстан парламенты рәисе ТР Алексеевски районында булды.
Бүген муниципаль берәмлек Советының хисап утырышы нәтиҗәләре буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алекссевски районы җитәкчелегенә авыл хуҗалыгы тармагында эш темпларын әкренәйтмәскә, район икътисадының сәнәгать тармагына, кече һәм урта бизнеска зур игътибар бирергә тәкъдим итте.
Парламент җитәкчесе Алексеевски районына килгәч тә район башлыгы Владимир Козонков һәм рәсми затлар озатуында капиталь ремонт үткәрелгән район үзәк хастаханәсен карады. Фәрит Мөхәммәтшин яңартылган медицина учреждениесенә уңай бәя бирде, пациентлар белән аралашты. Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә елда республика сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә миллиардлаган акча сарыф ителде. “Медицина кадрларының профессиональ әзерлекләрен күтәрү турында уйларга вакыт җитте дип уйлыйм”,- дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
2012 елда Алексеевски районы сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә 20 млн. сум сарыф ителгән, бу сумма җиһазлар сатып алуга, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелешенә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр уңайлыклар тудыру өчен тотылган. Хәзерге вакытта район сәламәлек саклау өлкәсендә матди-техник базаны ныгыту максатыннан район үзәк хастаханәсендә терапия бүлеге ремонтлана, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 2 ФАП төзелгән, унлаган ФАПта ремонт үткәрелгән.
Алекссевскилыларга медицина хезмәте күрсәтү буенча зур эшләр башкарылуга карамастан, проблемалар кала. Узган елда районда 304 бала дөньяга килсә, 398 кеше үлгән. Эшкә яраклы кешеләр арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, җәрәхәтләрдән үлүчеләр саны күп.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин белән аны озатып йөрүче затлар Хәрби дан музеенда булды. Хәзерге вакытта әлеге оешмага хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы 220 кеше кергән: 60 Әфганстан ветераны, Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 137 ветеран һәм 23 полиция хезмәткәре. Дәүләт Совтеы Рәисе Алексеевскида яшәүчеләрне тарихка сак караулары, хәрби хезмәткәрләр батырлыгына хөрмәт белән караулары, яшьләргә патриотлык рухында тәрбия биргән өчен мактау сүзләре белдерде.
Утырышта Алексеевски районы башлыгы Владимир Козонков 2012 елгы эшчәнлек һәм 2013 елга бурычлар турында хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, узган ел районың җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә муниципаль районның социаль-икътисади үсеш мәьәләләрен хәл итүгә игътибар бирелгән. Районда социаль объектлар төзелде, юл инфраструктурасы үсеше, электр һәм су белән тәэмин итүдә, ягъни кешеләрнең яшәү сыйфатын күтәрүгә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителде.
Бигрәк тә Алексеевскида күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләрнең 100 процентын да ике контурлы котеллардан файдалануга күчерү зур кызыксыну уята. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, хәзер биредә яшәүчеләр “фатирларында һава торышын үзләре көйли ала”. Владимир Козонков алекссевскилыларга уртак мәсьләне хәл итүгә аңлап караулары өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы сүзләренә караганда, авыл хезмәтчәннәре өчен 2012 ел гади булмаган. “Кызганычка каршы, соңгы еллардагы корылык авыл хуҗалыгы производствосына кыенлыклар китерде”, - диде В.Козонков. Моның белән бәйле рәвештә, узган ел төрле тармак оешмалары табышы 3,9 млрд. сум тәшкил итте, алдагы ел белән чагыштырганда 91 процент дигән сүз. Тулай территориаль продукт күләме кимеде. Ел башыннан алып предприятиеләр 661,5 млн. сум продукция җитештергән, бу алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 1 процентка кимрәк.
2013 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буена районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 26414 баш мөгезле эре терлек бар, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3236 башка кимрәк. Атлар - 869 баш. Узган ел 32600 тонна сөт, 3800 тонна ит җитештерелгән.
Алексеевскида республика һәм федераль программалар үтәлеше уңышлы, нәтиҗәдә яңа торак йортлар һәм социаль объектлар төзелде. Киләчәктә “Сәләт” республика лагерен яңа дәрәҗәгә чыгару, Биләрне төзекләндерү, авылларда чиркәүләрне һәм мәчетләрне торгызу эшен дәвам итү планлаштырыла. Утырышта чыгыш ясаучылар республика җитәкчелегенә район үзәгендә яңа микрорайонда балалар бакчасы төзелеше проектын гамәлгә ашыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Демографик вәзгыять уңай булмауга карамастан, туучылар саны арту мәктәпкәчә балалар учреждениесенә ихтыяҗ тудырган.
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда төзелә торган Агропромпаркта район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим ителү белән кызыксынды. Хәзерге вакытта алексеевски хезмәтчәннәре 28 урын алган һәм арадашчылардан башка үз продукцияләрен уңышлы сатуга өметләнә.
Аннары район депутатлары алдында ТР Дәүләт Совтеы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул муниципаль Советларның хисап утырышлары республика җитәкчелеге белән бергә район тормышындагы проблемаларны хәл итү юлларын эзләү мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады. Парламент җитәкчесе кыскача республикада социаль-икътисади вәзгыять хакында сөйләде.
Алексеевски районының перспективларына килгәндә, республика программаларында уңышлы катнашу беренче урында булырга тиеш, дип ассызыклады Фәрит Мөхәмәмтшин.
Парламент җитәкчесе авыл хуҗалыгына, авылда хезмәт активлыгын күтәрүгә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгәзур игътибар бирергә тәкъдим итте.
“Алексеевски хезмәтчәннәренең күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы булачакларына һәм киләчәктә үрнәк булачакларына шик юк, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын тәмалап. - 2013 елда Алексеевски районында зур эшләр башкарылачак дип әйтеп була”.
әүләт Советы рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә Алекссевски районы күп кенә күрсәткечләр буенча сизерлерлек уңышларга иреште, әмма проблемалы мәсьәләләр дә бар дип белдерде. Ул район җитәкчелегенә яңа производстволар булдыру мөмкинлекләрен карарга, ә авыл хуҗалыгында корылык нәтиҗәсендә киметелгән баш санын ничек кире кайтару хакында уйларга тәкъдим итте.
Хисап утырышында ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Дәүләт Совтеы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Демидов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге