Илдар Халиков: "Минзәлә районының республикада алдынгылар рәтенә керергә мөмкинлеге бар".
25.02.2013
Бүген 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга төп бурычлары турында Минзәлә муниципаль районы советы утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. ТР Хөкүмәте башлыгын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татмелиорация” трастлар компаниясе җитәкчесе Әнвәр Зәләков озата килделәр.
Эш сәфәре барышында Илдар Халиков Минзәлә районының берничә объектында булып кайты. Шулай итеп, ул уткән елның көзендә ачылган “Чебурашка” балаларга белем бирү учреждениясенең филиалында булып кайтты. Анда 40 бала йөри. Премьер-министр татар теленә өйрәтү буенча яңа методик кулланмалар һәм мультимедия чаралары белән танышты.
Аннары ул социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа 36- фатирлы йортның ачылышында катнашты. Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча фатир алган сугыш ветеранының тол калган хатыны Миңнебикә Сәлимгәрәева фатирында булды. И. Халиков ветеранның тол калган хатынына телевизор бүләк итте.
И. Халиков районның кече эшмәкәрлек продукциясе күргәзмәсендә булып кайтты. Мәсәлән, күргәзмәдә тәкъдим ителгән, оригиналь дизайнда эшләнгән балалар караватлары Татарстан Республикасында һәм Россиядә генә түгел, ә БДБ илләрендә дә интернет- кибетләр аша зур үтемлелеккә ия.
Район советы утырышында төп доклад белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы Рәсим Садыков чыгыш ясады. Ул узган елның район өчен нигездә уңышлы булуын билгеләп үтте.
2012 елда район буенча уртача айлык хезмәт хакы 13, 9 мең сумны тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда үсү темпы 112 процентны тәшкил итте. Узган елны Минзәлә районында 428 бала туды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков утырышка нәтиҗә ясап, узган ел аннан алдагы ел кебек үк республика өчен иң әйбәт елларның берсе булды, - дип билгеләп үтте. Татарстанда табигый халык сану арту күзәтелә, кызганычка каршы Минзәлә районында саннар шатландырырлык түгел. Һәтта уртача яшәү озынлыгы да республиканыкына караганда түбәнрәк, - дип ассызыклап үтте ул.
Республикада тормышка ашырыла торган барлык проектлар да, ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, халыкка Татарстанда яшәүләре уңайлы булуга юнәлтелгән. Моннан тыш, Татарстан сәнәгать производствосы алга киткән төбәк булып кала бирә. “Андый зур предприятияләрсез бүгенге проектларны тормышка ашыру авырырак булыр иде”, - диде И. Халиков.
Ул Минзәлә районы территориясендә метиз заводын төзү проектына игътибар итте. Ул аны перспективалы дип атады.
Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, район шулай ук үзенең спорт өлкәсендә ирешелгән дәрәҗәләре белән билгеле.
“Минзәлә районының күп кенә, һәм икътисадый, һәм социаль күрсәткечләре буенча алдынгылар рәтенә керергә мөмкинлеге бар”, диде тәмамлап Илдар Халиков, шуннан соң район халкына башкарылган эш өчен рәхмәтләрен белдерде.
Ул шулай ук Минзәлә районы халкына бүләкләр тапшырды.
ТР Президентының матбугат хезмәте