Фәрит Мөхәммәтшин: "Балтач районының яңа производстволар ачарга резервлары җитәрлек "
22.02.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республиканың муниципаль районнары буенча эш сәфәрләре сериясе дәвам итә. Җирле совет депутатлары 2012 елгы социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясый һәм агымдагы елга куелган бурычлар буенча фикер алыша. Бүген ТР парламенты җитәкчесе республиканың Балтач һәм Арча Советлары сессиясендә булды.
Фәрит Мөхәммәтшин Балтачка килү белән муниципаль берәмлек башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында капиталь ремонтан соң Үзәк район хастаханәсен карады.
Республика медицина учреждениеләрендә “Электрон Татарстан” системасына тоташтырылган терминаллар пәйда булды. Балтач үзәк хастаханәсендә дә бу хезмәт бар. Дөрес, терминал белән нигездә, яшьләр файдалана, өлкән буын кешеләре персоналга мөрәҗәгать итеп язылуны кулай күрә.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә районның социаль-икътисади үсеш хәле тотрыклы дип бәяләп була.
2012 ел нәтиҗәләре буенча, икътисадның төрле тармакларында яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Тулай территориаль продукт күләме 7 млрд. 327 млн. сум тәшкил иткән, аның 1 млрд. 299 млн. сумы авыл хуҗалыгы секторына туры килә, сәнәгатькә – 1 млрд. 629 млн. сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 1 млрд. 598 млн. сум, сәүдә һәм кече бизнеска – 637 млн. сум, төзелешкә - 950 млн. сум, хезмәт күрсәтүгә – 334 миллион сум. Ел нәтиҗәләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 13504 сум тәшкил иткән.
Районның икътисади тормышында төп рольне авыл хуҗалыгы уйный, бу өлкәдә эшкә яраклы халыкның өчтән бер өлеше мәшгуль. 2012 ел нәтиҗәләре буенча терлекчелек өлкәсендә дә аерым уңышларга ирешелгән: сөт – 537766 тонна, ит – 6963 тонна. Терлекчелектән 1 млрд. 171 млн. 639 мең сум акчалата табыш кергән.
Балтачта демографик вәзгыять тә уңай, узган ел 27 бала туган. Моның белән бәйле рәвештә, Рамил Нотфулллин сүзләренә караганда, балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсе актуальләшә.
Район башлыгы республика җитәкчелегенә районда берничә балалар бакчасы төзергә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук торак пунктларга су кертү, каты көнкүреш калдыкларын җыюны һәм юкка чыгаруны оештыру кебек проблемалар да бар.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин балтачлыларны ел нәтиҗәләре буенча ирешкән уңышлары өчен мактады. “Биредә халык эшчән, район тотрыклы үсеш ала, - диде ул. – Балтач районы күп кенә күрсәткечләр буенча республикада беренче унлыкта, терлекчелек буенча – алдынгылар рәтендә тора”.
Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, Балтач район үзәге көннән-көн үсеш ала. Үзәк район хастаханәсендә авырулар өчен яхшы шартлар тудырылган. Халык уңай якка үзгәрешне күрә”, - дип билгеләп үтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, дөньяда “Татарстан” брендын таныйлар. Моңа эре халыкара чаралар, шул исәптә Универсиада үткәрелү дә йогынты ясый.
“Универсиада узгач юл төзелешенә ныклап тотынабыз, муниципальара һәм авыллар арасындагы юлларны тәртипкә китерү зарури, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. Бу куелган бурычлар махсус республика программасы кысаларында хәл итү планлаштырыла.
Чара ахырында Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә Балтач районының яңа производстволар ачарга резервлары җитәрлек дип белдерде. Соңгы елларда Балтач районында җитештерү максатларын гамәлгә ашыруга миллионнарча инвестицияләр җәлеп ителде.
Район Советы утырышында ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды, анда муниципаль Совет утырышында катнашты.
Утырыш башланганчы Татарстан парламенты җитәкчесе Арча районында авыл клубларын торгызу буенча республика программасы үтәлеше белән танышты, районның 2 авылында клубларны карады.
Муниципаль район башлыгы Алмас Нәзиров 2012 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, узган елны 2008-2009 еллардагы кризистан соң һәм 2010 елгы корылыктан соң торыгызылу чоры дип атарга мөмкин.
Бүгенге көндә район төп тармак икътисад өлкәсенең яхшы күрсәткечләренә ия. Агрофирмаларда һәм шәхси хуҗалыкларда да терлекләр баш саны арту күзәтелә. Төрле формадагы хуҗалыкларда 54270 мөгезле эре терлек, 1051 ат, 10819 сарык бар.
Ит сату күләме 20 процентка арткан, ә сөт – 7,7 процентка. 120 мең тонна бөртекле культура суктырылган, 1 гектардан 24,1 центнер ашлык алынган. Ясалма сугару нәтиҗәсендә 1 гектардан 185 центнер бәрәңге җыеп алынган.
Авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә һәм хезмәт активлыгын арттыруга зур игътибар бирелә.
Муниципаль хакимият планнары буенча тулай территориаль продуктны 2013 елда 4,6 процентка, киләсе ике елда 6 процентка арттыру күздә тотыла һәм 2015 елда ул 8 млрд. 300 млн. сум тәшкил итәчәк.
Бу бурычны гамәлгә ашыру өчен яңа производстволар ачу, кече һәм урта бизнесны үстерү зарури. Бүген тулай территориаль продуктта аның өлеше 24,1 процент, бу күрсәткечне 27 процентка кадәр арттыру планлаштырыла.
2013 елда авыл хуҗалыгының тулай продукциясе 3,1 млрд. сум, ә 2015 елда 3,5 млрд. сум тәшкил итәргә тиеш.
Арча районы Советы сесссиясендә ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге