ТР Кукмара районында яңа Мәдәният йорты ачылды
22.02.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәре белән Кукмара муниципаль районында. Монда ТР Хөкүмәт башлыгы җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте җирле мега фермасында булып кайтты.
Җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте мега фермасы 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Узган елның декабрь аенда әлеге сөт комплексының 400 башка исәпләнгән 1 нче чираты ачылды. Фермада барлыгы 10 кеше эшли, шуларның бары 4 ике сменада эшләүче сөт савучылар.
Җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте фермасының генераль директоры Сергей Дмитриев хәбәр иткәнчә, саву процссы автоматлаштырылган, моның өчен герман җиһазлары сатып алынды. Бүгенге көндә мегаферма 10 т якын сөт сата. Һәр сыер тәүлегенә 18 л якын сөт бирә.
Мегаферманы карап чыкканнан соң Илдар Халиков Вахит авылында яңа Мәдәният йортын ачуда катнашты. Тантаналы ачу церимониясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Котлау сүзләре белән ТР Кукмара районы башлыгы Рауиль Рахматуллин чыгыш ясады. Районда торучы халык әлеге клубның ачылуын бик кетте, -дип билгеләп үтте ул, хәзер “әлеге йортның ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык булачак”. Район башлыгы Татарстан җитәкчеләренә яңа Мәдәният йортын ачуда булышканнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай ук район халкын әлеге вакыйга белән котларды. “Татарстанда Фельдшерлык- акушерлык пунктлары белән бер рәттән шундый искиткеч Мәдәният йортлары ачылуга мин бик шат. Монда балалар һәм ата-аналарының елмаюлары күбрәк булсын иде, ә бездә шундый объектларны күбрәк төзүгә мөмкинлекләр булсын иде”- диде ТР Премьер-министры. Ул төзүчеләргә тиз һәм сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтләрен белдерде, шуннан соң аларгабүләкләр тапшырды.
Яңы Мәдәният йортында спорт заал, медпункт, җирле үзиңарә органнары, 250 урынга исәпләнгән актлар залы, полиция өчен кабинет урнаштырылган.
Бу минутларда Мәдәният йортында ТР Премьер-министры катнашында 2012 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга төп бурычлары буенча
Кукмара муниципаль районы Советының 24 нче сессиясе уза.
"Татар -информ" Мәгълүмат агентлыгы