Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
"Хөрмәтле татарстанлылар! 23 февраль – ул Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре һәм элекке хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә үз иленең патриоты булган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булган барлык кешеләр өчен дә зур бәйрәм. Ватаныбызның тарихы –туган җирнең бәйсезлегенә һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлегенә кул сузучыларга каршы күтәрелүче Россия халкының героик җиңүләре һәм батыр гамәлләре елъязмасы ул.
Бүген иң беренче чиратта, авыр сугыш елларында үзләренең патриотик һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә.
Сугышчы, саклаучы безнең илебезнең күп гасырлы тарихында һәрвакыт олы хөрмәткә лаек булды, ватандашларының игътибар үзәгендә булды. Уртак тамырлар һәм язмышлар, уртак мәшәкатьләр һәм мәнфәгатьләр халыкны һәм Армияне бербөтен итеп берләштереп торучы иң ышанычлы багланышлар булып кала бирәләр.
Безнең бүгенге мөһим бурычыбыз – гасырлардан килгән хәрби традицияләрне саклап калу, илнең көчен һәм кодрәтен тагын да арттыру, аның алга таба үсеше өчен шартлар тудыру, дөньядагы абруен ныгыту.
Әлеге бәйрәм Ватаныбыз бәхете өчен хезмәт иткәннәргә, хәрби вахтада торучыларга, Россия Армия сафларына басарга гына җыенган кешеләргә, шулай ук тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән безнең дәүләтнең иминлегенә һәм тотрыклылыгына ирешүчеләргә, бөек Россиянең данын һәм куәтен ныгытучыларга, безнең тыныч тормышны саклаучыларга тирән ихтирам билгесе булып тора.
Мин бөтен хәрби хезмәткәрләрне, аларның хатыннарын, аталарын, аналарын, балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә имин күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм, иртәгесе көндә ышанычлар телисем килә” – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры котлавында.