Яңалыклар

05.04.2013
Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе МИДның Татарстан Республикасыдагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
04.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Европа Советының кеше хокуклары буенча Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз ТРда кеше хокуклары турында барды. Очрашу ТР Дәүләт Советында үтте.

04.04.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын һәм ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәзалау срогын тутырган гражданнарны яңадан социальләштерү программаларын гамәлгә ашыру турында барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, РФ Чит ил эшләре министрлыгының ТРдагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.
03.04.2013
Бүген Чаллыда "Эссен Продакшн" холдингының яңа кондитер заводы ачылды, бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук предприятиене ачуда Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
03.04.2013
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә, уку һәм эш урыннарын тәкъдим итүче “Мәгариф. Карьера-2013” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев һәм башкалар катнашты.
03.04.2013
Америка компаниясе "Армстронг"ның түшәм панельләре җитештерү буенча Россиядәге беренче заводы 2014 ел азагына "Алабуга" МИЗ территориясендә үзенең эшен башлап җибәрәчәк. Бүген яңа предприятенең нигез ташын салу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада "Особые экономические зоны"ААҖ генераль директоры Михаил Трушко, Armstrong World Industries президенты Мэтт Эспе дә катнашты.

03.04.2013
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында һәм Түбән Камадагы ТЭЦ-2дә булды. Ул катнаш гидрокрекинг җайланмасы (КУГ) – нефть эшкәртү заводының икенче чираты төзелеше барышы белән танышты.
03.04.2013
Ингушетия Республикасы җитәкчелеге ИТ-технологияләр, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм, авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксына. Бу хакта Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашу барышында белдерде.Очрашу Ингушетия делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында "Алабуга" МИЗда узды.
02.04.2013
Татарстан башкаласында моңарчы күрелмәгән күргәзмә эшли башлады. «Манеж» күргәзмәләр залында «Серле хәзинә. Классик төрек сәнгате» дигән күргәзмә ишекләрен ачты.
02.04.2013
Татарстан җитәкчелеге дәүләт оборона заказын үтәсеннәр өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итәргә әзер, дип бүген Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозинны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе советы утырышы барышында ышандырды. Утырыш Яр Чаллыда узды, анда шулай ук РФ Коры җир гаскәрләре главкомы Владимир Чиркин, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин, РФ Кораллы көчләре Генераль штабы, кораллар һәм хәрби техника җитештерүче предприятиеләр һәм эшләп чыгаручылар вәкилләре катнашты.


Битләр: << 1801 1802 1803 1804 1805 1806 1807 1808 1809 ( 1810 ) >>