Республиканың 41 муниципаль берәмлегендә 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков катнашты.