Рөстәм Миңнеханов: "КАМАЗ"ны оборона заказлары белән йөкләргә кирәк"

02.04.2013

Татарстан җитәкчелеге дәүләт оборона заказын үтәсеннәр өчен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итәргә әзер, дип бүген Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозинны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе советы утырышы барышында ышандырды.

Утырыш Яр Чаллыда узды, анда шулай ук РФ Коры җир гаскәрләре главкомы Владимир Чиркин, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин, РФ Кораллы көчләре Генераль штабы, кораллар һәм хәрби техника җитештерүче предприятиеләр һәм эшләп чыгаручылар вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин хәзерге вакытта Хәрби-сәнәгать комиссиясенә кораллар һәм махсус техника эшләүчеләр, аны файдаланучылар һәм җитештерүчеләр арасында профессиональ диалог булдыруга игътибарны юнәлтүнең үтә мөһим булуын билгеләде.

Дмитрий Рогозин  дәүләт оборона заказында коралларның һәм махсус техниканың барлык тормыш циклын исәпкә ала торган яңа ысуллары куланнылуы турында хәбәр итте. "Һәр этапта сәнәгать һәм хәрбиләрнең бергә булуы бик тә мөһим", - дип ассызыклады РФ вице-премьеры.  Ул хәрби техникага сервис хезмәтен күрсәтү мәсьәләләрен, шул исәптән, “КАМАЗ” тәҗрибәсен исәпкә алып, игътибар белән карарга тәкъдим итте. 

"Без дәүләт заказы бирүченең сугыш кырында ниләр кирәклегенә, кораллы көрәшнең формалары эволюциясен тирән һәм перспективалы анализын истә тотып, максималь уйланылган карашы булуны телибез, ә сәнәгатьтән без хәрбиләрнең әлеге сорауларына аңлаешлы, уйланылган һәм кайсыдыр дәрәҗәдә инициативалы җавапларын көтәбез", - дип әйтте Дмитрий Рогозин.

Ул шулай ук идеяләр һәм конструктор фикерләре арасында көндәшлек булырга тиешлеген ассызыклады.  

Россия вице-премьеры инде хәзер үк 2016-2025 нче елларга кораллар буенча киләсе дәүләт программасына таләпләр һәм тәкъдимнәр эшләү турында уйланырга чакырды.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында утырышта катнашучыларны 1953 нче елның 16 нчы мартында оештырылган Хәрби-сәнәгать комиссиясенең 60 еллыгы белән котлады. Ул Татарстанда оборона-сәнәгать комплексына кергән 33 предприятие, дәүләт оборона заказы кысаларында 27 предприятие эшләвен хәбәр итте. 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшләп чыгарган продукция күләме 65,2 млрд. сум тәшкил итә - үткән елдан 22,9 процентка күбрәк.  

Оборона-сәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләренең берсе - Казан вертолет заводы, аның үткән елда җитештерү күләме 35 процентка арткан. Шул ук вакытта Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе һаман проблемалы булып кала бирә. "КАПОны Туполев белән кушу нәтиҗә бирер, дип өметләнәм, без быел заводта композит җитештерүен башлап җибәрәбез", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, суднолар төзелеше кластеры ярыйсы гына эшли – Горький исемендәге завод һәм Яшел Үзән проект-конструктор бюросы заказлар белән тәэмин ителгән. Радиоэлектроника, оптоэлектроника предприятиеләре шулай ук яхшы эшлиләр.

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖнең зур перспективаларына игътибар итте. “Мин “КАМАЗ”ны оборона заказлары белән йөкләргә кирәк, дип саныйм”, - дип белдерде ТР Президенты.

“Без үз ягыбыздан илнең оборона мөмкинлеген тәэмин итү өчен эшләргә әзер, - дип ышандырды утырышта катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда уздырылган утырыш өчен рәхмәт әйтәсем килә, һәм безнең яктан һәрвакыт уңай нәтиҗәләр булыр дип ышанам”. 


ТР Президентв Матбугат хезмәте. Михаил Миронов