Яңалыклар

23.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч муниципаль районының чираттан тыш утырышында катнашты. Анда район җитәкчелегендә кадрлар алмашы мәсьәләләре каралды.
23.04.2013
“Татмедиа” ААҖ һәм РБК федераль медиахолдинг хезмәттәшлеге Татарстанда эшлекле мәгълүмат берләшмәсен үстерүгә булышлык итәчәк. Моңа ышануын бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан ратушасында узган яңа проектны тәкъдим итү тантанасында белдерде. Тантанада шулай ук республика ММЧ җитәкчеләре һәм Татарстанның зур компанияләре матбугат хезмәтләре катнашты.
23.04.2013

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Renco S.p.a Италия компаниясе белән төрле тармакларда хезмәттәшлек итәргә тели. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов компаниянең генераль директоры белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.

23.04.2013

Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру Татарстанның социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Быел республикада ничә баланың каникул чорында файдалы һәм күңелле ял белән тәэмин ителәчәге турында ТР Министрлар Кабинетында сүз барды.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов искәртеп узганча, менә инде 17 ел рәттән “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турындагы” республика программасы кабул ителә, анда балаларны төрле типтагы лагерьләрдә тоту өчен финанс чыгымнары күләме, төрле категория балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру өчен төп җаваплылык үзәкләре, юлламалар бирү тәртибе күрсәтелә.
23.04.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Россия Федерациясе Президентының ТР буенча кабул итү бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов республика халкының мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм мәсьәләләрен хәл итәргә тырышачагында ышандырды.

23.04.2013

2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 42,9 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 36,1 млрд. сум тәшкил итте, федераль чаралар – 6,8 млрд. сум. Республика бюджетына үз керемнәре 28 млрд. сум керде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Төп тема 2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясауга һәм 2013 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.

23.04.2013
Без бюджет акчаларын эффектив кулланырга тиеш, чыгымнарны, өстәмә керемнәр булыр дип, кабартырга тиеш түгел. Шуның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, 2013 елның 1 кварталына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм республика финанс, казначылык һәм салым органнарының 2013 елга бурычлары - төп тема булды.

22.04.2013

Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт шәһәренең 7 нче мәктәбе укучылары белән парламент дәресе үткәрелде.

22.04.2013
Татарстан Республикасы “Атомэнергопроект” (“НИАЭП”) Түбән Новгород инжиниринг компаниясе” ААҖ белән эре проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Түбән Новгородта компания эшчәнлеген тәкъдир итү кысаларында белдерде. “НИАЭП” ААҖ төзелеш-монтаж эшләре алып бара, сатып алулар белән, интеллектуаль проектлау, энергоблоклар хакларына һәм кору срокларына идарә итү, чит ил технологияләрен һәм эшләнмәләрен Россия һәм чит ил стандартларына яраклаштыру, ЕРС/М (инжиниринг – китереп торулар – төзелеш/идарә) белән шөгыльләнә
22.04.2013

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш визиты белән килде. Түбән Новгородның «Стригино» халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Түбән Новгород өлкәсе губернаторының урынбасары Дмитрий Сватковский, «Атомстройэкспорт» (АСЭ) ЯАҖ идарәче оешма «НИАЭП» ААҖ президенты Валерий Лимаренко, Татарстан республикасының Түбән Новгород өлкәсендә сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов һәм башкалар каршы алды

Битләр: << 1801 ( 1802 ) 1803 1804 1805 1806 1807 1808 1809 1810 >>