Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашты

04.04.2013

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын һәм ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәзалау срогын тутырган гражданнарны яңадан социальләштерү программаларын гамәлгә ашыру турында барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, РФ Чит ил эшләре министрлыгының ТРдагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.

Илдар Халиков Нил Муйжниекска, Татарстан Республикасына күрсәтелгән кызыксыну өчен, рәхмәт белдерде. Алга таба ул республиканың икътисади потенциалы, бүген Татарстан – Россия Федерациясенең үсеш алган субъектларының берсе булуын, икътисадның иң перспективалы тармакларындагы проектлар, шул исәптән нефть чыгаруда, нефть химиясендә, машина төзелешендә һ.б. турында кыскача сөйләде.

ТР Премьер-министры әйтүенчә, республика төрле конфессия вәкилләренең, төрле милләтләрнең тыныч яшәү тәҗрибәсенә ия. Аерым алаганда, 2012 нче елда Халыклар дуслыгы йорты ачылды. ТРда яшәүче милли диаспора вәкилләренең дәүләт хакимияте органнары белән җайга салынган элемтәсе булуы мөһим, диде Илдар Халиков.
Бөтендөнья татар конгрессы зур эш башкара, дип хәбәр итте Илдар Халиков. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы 376 федерация субъектлары, якын һәм ерак чит ил вәкилләрен берләштерә.

Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс, бүген Россиядә һәм аның субъектларында кеше хокукларын тәэмин итүдә нәрсәләр эшләнелүен аңлау бик мөһим, дип ассызыклады. “Мин Мәскәүдә генә түгел, ә аннан читтә дә вәзгыятьне беләсем килә, күп төбәкләрдә булырга уйлыйм”, - дип белдерде ул. Муйжниекс әфәнде әйтүенчә, ул булган төбәкләрдән - Татарстан Санкт-Петербургтан кала икенчесе. Аның сүзләренчә, ул үз сәфәрендә суд эшчәнлеге системасын реформалаштыру мәсьәләләренә басым ясый.

Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары һәм Татарстан Премьер-министры иректән мәхрүм итү урыннарының хәзерге хәле, алдан ябып тоту учреждениеләрендә гражданнарны яшәтү шартлары турында сөйләштеләр. Илдар Халиков сүзләренчә, республикада ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәзалау срогын тутырган гражданнарны яңадан социальләштерү программалары юнәлешендә, кирәкле һөнәрләр алуда эш алып барыла.

ТР Премьер-министры, бүген Татарстанның, рецидивларны киметү, хокук бозуларны алдан кисәтү, срокларын тутырган һәм җәза алган гражданнар булган гаиләләрне саклау мөмкинлеге мәсьәләләрендә Европа тәҗрибәсен өйрәнергә әзер булуын белдерде.

Сәрия Сабурская, республикада 2015 нче елга кадәр хокук бозуларны алдан кисәтү программасы тормышка ашырыла, дип белдерде. Шулай ук очрашу барышында төбәкләрдә Пробация хезмәтен (Татарстанда әлегә юк), кеше хокуклары өлкәсендә эш-хәрәкәтләр милли планын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков, Татарстанда сукыр кешеләрне адаптацияләү өчен, ГЛОНАСС системасын куллану буенча пилот программасы эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итте.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.