Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының кеше хокуклары буенча Комиссары белән очрашты
04.04.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Европа Советының кеше хокуклары буенча Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз ТРда кеше хокуклары турында барды. Очрашу ТР Дәүләт Советында үтте.
Очрашу алдыннан кунак өчен ТР Дәүләт Советының Парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, аның барышында ул утырышлар залын, парламент музеен, китапханәне һәм журналистлар эшли торган бүлмәне карады.
Очрашуны ачканда, Фәрит Мөхәммәтшин, югары дәрәҗәле кунакны кабул итү - зур хөрмәт тә һәм шул ук вакытта Татарстанда демократия һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендә тупланган тәҗрибә турында сөйләү мөмкинлеге дә, дип ассызыклады.
Парламент башлыгы ассызыклавынча, Татарстанда озак вакытлар дәвамында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил институты эшли, ә берничә ел элек бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил вазыйфасы расланган. Омбудсменнар ТР Президенты тәкъдиме буенча Дәүләт Советы тарафыннан 5 елга сайлана, дип билгеләде ул. Шул ук вакытта, закон нигезендә, кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил закон чыгару инициативасы хокукына ия. Ел саен республика парламенты утырышларында омбудсменнарның хисаплары тыңланыла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклавынча, республиканың төп казанышы – милләтара һәм конфессияара тынычлыкны тәэмин итү. Әлеге процесста, аның сүзләренчә, ТР Халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный, аның эшчәнлегенең төп юнәлеше – ТР да яшәүче төрле милләт вәкилләренең этномәдәни үзенчәлеген саклау һәм үстерү. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләвенчә, Татарстан хакимияте республикада даими яки вакытлыча яшәүче мигрантларның хокукларын һәм законлы ихтыяҗларын яклау һәм тәэмин итүгә җитди игътибар бирә. Бу максаттан, Мәшгульлек һәм мигрантларга хокук ярдәмен күрсәтү агентлыгы оештырылган, мигрантларга ярдәм итү программасы эшләнелгән, аны тормышка ашыру эшенә республиканың министрлыклары һәм ведомстволары, федераль хезмәтләрнең территориаль органнары җәлеп ителгән.
“Милләтара тынычлык һәм бердәмлек, республикада яшәүче барлык халык вәкилләренең хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау безнең дәүләтнең өстенлеге булып тора”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш парламент һәм депутатлар тарафыннан алып барыла. “Парламент – хокуклары бозылган яки бөтенләй якланмаган дип уйлаучы кешеләр еш мөрәҗәгать итә торган мәйданчык ул”, - диде спикер. Мөрәҗәгатьләрне анализлау, тулаем алганда, бүгенге көндә җәмгыятьтә булган һәм республиканың хакимият органнары тарафыннан беренче чиратта хәл ителә торган проблемаларны чагылдыра.
Очрашу вакытында спикер Татарстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру буенча алып барылган эш, агарту программалары, шул исәптән, өлкән буынга компьютерда эшләү нигезләрен өйрәтү, суд органнары эшчәнлеге турында сөйләде. Парламентарийларның ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны яклау мәсьәләләрен даими күзәтчелектә тотуын билгеләп үтте.
Дини өлкәдә тотрыклылыкны саклау турында сөйләп, Татарстан парламенты башлыгы узган җәйдә республиканың әйдәп баручы дин әһелләренә ясалган һөҗүмнәргә бәйле, зур яңгыраш алган вакыйгалардан соң дин тотучылар арасында аңлату эшләре алып барылганлыгын, хокук саклау органнары тарафыннан да эш башкарылганлыгын билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин Нил Муйжниекска “Татарстан Республикасы: өр-яңа тарих” китабының 3 томлыгын бүләк итте.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге