Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мераль Акшенер «Серле хәзинә. Классик төрек сәнгате» дигән күргәзмәне ачты.
02.04.2013
Татарстан башкаласында моңарчы күрелмәгән күргәзмә эшли башлады. «Манеж» күргәзмәләр залында «Серле хәзинә. Классик төрек сәнгате» дигән күргәзмә ишекләрен ачты.
Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Төркия парламенты каршындагы Милли сарайлар идарәсе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган әлеге чараның «Манеж» күргәзмә залында урын алуы табигый. Аның бинасы Казанның 1000 еллык юбилеена Төркия осталары тарафыннан реставрацияләнгән иде.
Бүген биредә күргәзмәнең ачылышы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе вице-спикеры Мераль Акшенер, Төркиянең Казандагы Генараль консулы Сабри Тунч Ангылы, Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һ.б. катнашында узды.
атарстан Мәдәният министрлыгының Төркия музейлары белән бу тәүге музей проекты. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Җәмил Чәчәк ярдәме белән тормышка ашырылган. Ачылыш тантанасында ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның, аның халкының Төркия тарихы, аның музей байлыклары белән бик кызыксынуын, өйрәнүен билгеләп үтте. Күргәзмә туристларны, белгечләрне, студентларны, гомумән, казанлыларны күпләп җәлеп итү урыны булыр дигән ышанычта калды.
Күргәзмә экспозициясендә традицион төрек сәнгатенең 100 әсәре урын алган. Алар дүрт бүлекне берләштерә: «матур язу»- каллиграфия, «төрек кәгазе» -эбру, миниатюралар һәм тәзхиб сәнгатенең югары үрнәкләре. Аларның барысы да Төркия парламентының Милли сарайлар идарәсе каршындагы төрек классик сәнгате үзәге мөгаллимнәре, Төркиядә һәм аннан читтә танылу алган рәссам-осталар тарафыннан иҗат ителгән. Мәсәлән, каллиграфия бүлеге «Хилье-и Шәриф» жанрына үзенчәлекле яңа төсмерләр керткән оста Левент Карадуман әсәрләреннән тупланган. «Тәзхиб: мәңгелектән кайтаваз» дигән бүлектә Нилюфер Курфейз белән Сәлим Сагламның алтын-көмеш йөгертеп ясалган каллиграфия үрнәкләре тәкъдим ителә. Каллиграфия сәнгатендә аерым урын тоткан хилье (билгеле бер формага ия булган үзенчәлекле паннолар) белән дә шушы бүлектә танышырга була. Хикмәт Барутчыгөл әсәрләре исә эбру сәнгате (китапларны бизәү өчен кулланылган иң борынгы сәнгать төре) белән таныштыра. Миниатюраларны Танер Алакуш тәкъдим итә. Күргәзмә апрель ахырына кадәр эшли. Беренче атнада осталар казанлылар өчен мастер-класслар һәм мастер-шоулар уздырачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы