Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре, иҗат интеллигенциясе катнашты. Муса Җәлил исемендәге Мемориаль музей комплексы 2011 елның сентябрь аенда Сочида 10нчы инвестиция форумы барышында имзаланган Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы Хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ачылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Оренбург өлкәсенә эш визиты кысаларында Оренбург өлкәсе татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Шарлык районы администрациясе бинасында узды, анда шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Оренбург өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Сергей Гаврилин, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев, “Шарлык районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Александр Ампилогов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Оренбург өлкәсенә эш визиты белән китте. Визит кысаларында Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг белән әңгәмә, Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлилгә мемориаль комплекс ачу тантанасы планлаштырылган, шулай ук өлкәдәге татар диаспорасы активы белән очрашу узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – Дәүләт мөлкәтенә идарә буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты.