Яңалыклар

30.05.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары сессия утырышында яңа редакциядәге “Мәгариф турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.
30.05.2013

Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Совет булдыру Татарстанда милләтара һәм диниара дөньяны ныгыту буенча олы эштә яңа этап ачты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советның беренче утырышында белдерде. Казан Кремлендә узган бу утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Әсгать Сәфәров, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

30.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Мэриленд университетының физика профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

30.05.2013

Казан кооператив институтына – Россия  кооперация университетының филиалына бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов бардылар. Кунаклар Казан кооператив институты бинасын, белем бирү аудиторияләрен, конференц-зал, спорт залын һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар.

30.05.2013

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның республика кулланучылар берлегенең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов катнаштылар.

29.05.2013

Биология фәннәре докторы,  Синьцзян университеты (Кытай)  Биология һәм биотехника институты профессоры,  ТР Фәннәр академиясе мактаулы академигы Абдулла Аббас белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.  ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек министры Айрат Фәррәхов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров,  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнаштылар.

29.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Рубин” футбол клубы президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Очрашу барышында үткән сезон йомгаклары, шулай ук киләсе сезонга куелган бурычлар буенча фикер алышынды. Рөстәм Миңнеханов “Рубин” футбол клубы уенына бәя бирде, Россия чемпионатының “көз-яз” графигына күчүе турындагы фикерләре белән уртаклашты.  

29.05.2013

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ яңа Директорлар советының беренче утырышы узды. Түбән Новгородның “Атомэнергопроект” инжиниринг компаниясе” ААҖ президенты Валерий Лимаренко Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне үстерү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Ул күптән түгел Рөстәм Миңнехановның әлеге компаниядә булуын искәртте. Аннары компания делегациясе республика предприятиеләрендә булган, бергә гамәлгә кую өчен сынау проектларын караган.

29.05.2013

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының 2012 ел эшчәнлеге буенча еллык җыелышы узды. Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, узган ел 2010-2014 елларда ТР нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә куюны координацияләү дәвам иткән. Аны гамәлгә ашыруда төп капиталга 235 млрд. сум инвестици үзләштерелгән. Җитештерү күләме 24 процентка, хезмәт җитештерүчәнлеге 27 процентка, өстәмә кыйммәт 52 процентка арткан.

29.05.2013

Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе традицион күрше регионнар һәм без сәүдә-икътисадый  мөнәсәбәтләр өлкәсендә генә түгел, ә мәдәният, мәгариф һәм социаль өлкәдә дә хезмәттәшлек итәбез. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында журналистлар сорауларына җавап биргәндә белдерде. Искә төшерик, Мостафа авылында Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы ачылу тантанасы узды.

Битләр: << 1781 1782 1783 1784 1785 ( 1786 ) 1787 1788 1789 1790 >>