Илдар Халиков: “ТР төзүчеләренең бердәмлеге төзелешнең сыйфатына һәм иминлегенә сизелерлек өлеш кертә”

29.05.2013

“ТР төзүчеләр бердәмлеге” оешмасының хезмәт шартларының иминлеген булдыруга, башкарылган эшләрнең сыйфатын,озакка чыдамлылыгын күтәрүгә,төзелеш объектларының нык-ышанычлы булуына зур өлеш кертүен,бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Төбәк партнерлыгының еллык хисап җыелышында чыгыш ясаганда билгеләп үтте. Җыелыш Казанда узды. Анда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнаштылар.

“ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгын төзүнең төп максаты, билгеле булганча, капиталь төзелеш объектларының иминлеген тәэмин итү һәм төзелеш-монтаж эшләренең сыйфатын күтәрү, бер көнлек фирмалардан арынырга булышу, кулланучылар алдында оешмаларның җаваплылыгын күтәрүгә ярдәм итү. Төбәк партнерлыгы президенты Рим Халитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә әлеге үз-үзен көйләүче оешма составында төзелешкә рөхсәте булган 1459 оешманы берләштерә.

Рим Халитов үз чыгышында ассызыклап киткәнчә, төзелеш мәйданында һәркем бер-берсенең иминлеге өчен эшләргә тиеш. 2012 елдан башлап партнерлык оешмаларына травматизмны кисәтү чараларына 5 млн 400 мең сум бүленгән. “Төзелештә хезмәтне саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек билгеле бер нәтиҗәләр бирә. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары, 2010 елга караганда, 2 тапкырга кимеде. Ләкин бу тынычлану өчен җирлек була алмый”, -ди Халитов. Ул бәхетсезлек очракларын киметүнең төп юлы булып профилактика чаралары калуын ассызыклады.

Җыелышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгына төзелеш эшләре өчен генә түгел, төзелеш тармагын тәртипкә салу буенча башкарган зур хезмәте өчен дә рәхмәт белдерде. “Татарстанның төзелеш базарында чын мәгънәсендә хезмәт сөюче һәм намуслы төзүчеләр генә калырлык итеп эшләргә кирәк”, -ди ул.

Хөкүмәт башлыгы төзүчеләр бердәмлеге кебек үз-үзен көйләүче оешмаларның илдә әле яңа институт булуын,Татарстан партнерлыгының ил төбәкләрендәге үз-үзен көйләүче эре оешмаларның берсе булуын ассызыклады.

Хөкүмәт башлыгы динамик үсештә булган Татарстанда гамәлгә ашырылучы масштаблы проектларга тукталып, анда төзүчеләрнең зур роль уйнавын искәртте. Аерым алганда, төзүчеләр көче белән республикада ел саен 2,4 млн кв метрдан артык торак сафка басуына, республиканың әлеге күрсәткеч буенча илдә лидерлар унлыгына керүенә басым ясады.

“Шушындый җитди бурычларны хәл итү “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” кебек оешмалардан башка мөмкин түгел. Партнерлык төзелеш объектларының иминлеген, озакка чыдамлылыгын, ышанычлылыгын тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертә. Бүген иң мөһиме – башкарылган эшләрнең сыйфатын тәэмин итү һәм имин эш шартларын булдыру. Алга таба да безнең хезмәттәшлек Татарстанда законлы, имин, ышанычлы төзелешне тәэмин итү өчен дәвам итәчәк”, -дип Илдар Халиков “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.

Соңыннан Премьер-министр бердәмлек составына кергән төзелеш оешмаларының бертөркем эшчеләре, хезмәткәрләренә ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Иң яхшы төзелеш мәйданы” конкурсына нәтиҗә чыгаруда катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов