ТР Дәүләт Советы Рәисе Әстерхан өлкәсе губернаторы белән очрашты
27.05.2013
Бүген Әстерхан өлкәсенә эшлекле сәфәр барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин белән очрашты.
Очрашу губернатор резиденциясендә үтте. Яклар кайбер юнәлешләр буенча төбәкара хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында сөйләштеләр. Әстерхан өлкәсе губернаторы сүзләренчә, Әстерхан өлкәсе белән ТР арасында элемтәләр инде егерме еллар дәвамында актив үсә. Александр Жилкин, җирле татар җәмгыятенә ярдәм иткән өчен, ТР җитәкчлегенә рәхмәтен белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Казанда Универсиадага әзерлек барышы, спорт һәм инфраструктура объектлары төзелешенең масштабы турында сөйләде.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча