Яңалыклар

11.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты белән барды, анда ул Милли террорчылыкка каршы комитет (МТК) утырышында катнашты. Искә төшерик, МТКның әлеге утырышы кырыгынчы, бүген каралган төп мәсьәлә - Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадсын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүгә көч һәм чараларның әзерлеге турында. Утырыш барышында МТК рәисе, Россиянең ФИХ директоры Александр Бортников хәбәр иткәнчә, Универсиадага әзерлекнең соңгы этабында мөһим юнәлешләрдә көчләрне туплау, Бөтендөнья студент уеннарын уздыру чорында террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүдә катнашучы оешмаларның үзара төгәл багланышы кирәк.

11.06.2013
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсгать Нускабаев белән очрашты.
11.06.2013
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында предрпиятиеләрдә эшләүче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестивале старт алу темасына брифинг узды. Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
11.06.2013
Универсиада өйрәнүләре һәм Уеннар барган вакытта Казанда аерым сәгатьләрдә өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов сөйләде.
11.06.2013
2013 елның 8 июнендә Универсиада өйрәнүләре вакытында 34 штаттан тыш хәлләр була. Шуларның 18 алдан планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“Өйрәнүләргә кадәр кайберәүләр бу репетицияләрнең әһәмиятлелегенә шикләнеп караса, 8 нче июнь көнне булган өйрәнүләрдән соң, барыбыз да Татарстан Президенты тарафыннан дөрес карар кабул ителүенә инандык. Бу шулай ук тәҗрибә туплау, чыныгу өчен дә зарур”, - дип ассызыклады Рафис Борһанов.
10.06.2013

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ янындагы тимер юл инфрастуктурасының тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин да катнашты.

10.06.2013

“Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятенә 20 ел” мактаулы тамгасын бүген Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка тапшырды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының яңа бинасында (Казан, Ветеринарная ур.,6) узды.

10.06.2013

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, шулай ук чарада ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин,ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Алсу Мифтахова катнаштылар.

08.06.2013
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының күчмә вымпелын бүген Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка – Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъектлары арасында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүдә, 2012 елда хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда җиңеп чыкканы өчен тапшырды.
Чара Чаллы шәһәрендә узды (Татарстан Республикасы), анда бүген Сергей Шойгу бер көнлек эш визиты белән килгән иде.
08.06.2013
Бүген Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасына эш визиты барышында “КАМАЗ” ААҖдә (Чаллы) булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ вәкилләре озата баруында Россия оборона министры Автозаводның җитештерү цехын, “КАМАЗ” ААҖнең Фәнни-техник үзәген, ярдәмче цехлар корпусын карап чыкты.

Битләр: << ( 1781 ) 1782 1783 1784 1785 1786 1787 1788 1789 1790 >>