“Мәгариф турында” закон проекты беренче укылышта кабул ителде: депутатларны дәүләт телләрен укыту һәм укучылар киеме мәсьләсе борчый

30.05.2013


Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары сессия утырышында яңа редакциядәге “Мәгариф турында” закон проектын беренче укылышта кабул итте.

2012 елның 29 декабрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” үз закон проектын эшләүгә сәбәп булды. Әлеге закон проектын икенче укылышта һәм тулаем парламентның июнь аенда узачак сессиясендә кабул итү көтелә. Ул агымдагы елның 1 сентябреннән тормышка ашырыла башларга тиеш. Аның бюджет белән бәйле өлешләре исә 2014 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты Татарстан Республикасы белем бирү өлкәсендәге төп норматив-хокук акт буларак карала һәм белем бирүнең төп моментларын, аңлаешлы тел белән, төбәк, милли һәм этно-мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып җайга салуга юнәлтелгән. Федераль законның нормалары, моңарчы булган закондагы кебек, яңа редакциядәге законга күчерелмәгән. Чөнки бу Федераль законны кабатлауга китерә, ди министр урынбасары.

Закон проекты тарафыннан туган телдә мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем алу, туган телне өйрәнү, белем бирү оешмаларында (яңа законда белем бирү учреждениеләре шулай атала) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү өлкәсендә гамәлдәге нормалар саклана.

Бу документта Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләренең ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы арасындагы бүленеше яңартыла.

Әлеге закон проектында Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларына багышланган аерым статья багышланган. Социаль-икътисади, экологик, демографик, этно-мәдәни һәм Татарстан Республикасының башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты ТРда мәгарифне үстерү буенча максатчан программалар эшли һәм раслый. Шулай ук ТР Дәүләт Советына ел саен ТРда мәгарифне үстерү буенча программаларны тормышка ашыруның торышы турында хисап кертә. Дәреслекләр белән тәэмин итүне контрольдә тоту да – Хөкүмәт карамагында.

Закон проектының аңлатма язуыннан күренгәнчә, әлеге закон проекты белән ТРда төп гомумбелем бирү программаларын тормышка ашыручы дәүләт белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрнең муниципаль белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның киеменә булган төп таләпләрне раслауны ТР Министрлар Кабинетына йөкләргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән таләпләр нигезендә белем бирү оешмалары укучыларның киеменә куелган таләпләрне регламентлаучы үз локаль норматив актларын эшли алачак.

Әлеге документ беренче сыйныфка кабул иткәндә аерым сынаулар тапшыруны тыя, укучыларны территориаль бүленеш принцибы нигезендә беренче сыйныфка кабул итүне ныгыта, физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның аерым һәм төркем белән белем алуын регламентлый, урыннардагы белем бирү системасы белән идарә итүче оешмаларның (РОНО) вазыйфаларын конкрет билгели, шәхси уку йортларын финанслауны күз алдында тота. Теге яки бу белем бирү оешмасын ябу, үзгәртеп кору яки кушу гамәлләре башкарылганда махсус комиссиянең бәяләмәсе нигезендә эш алып бару таләп ителә.

Шулай ук федераль дәүләт органнары һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органнары тарафыннан белем бирү системасын мониторинглау кертелә. Мәгариф үсеше торышы һәм перспективалары турында анализ ел саен хисап рәвешендә бастырып чыгарылырга һәм рәсми сайтларда урнаштырылырга тиеш.

Шулай итеп, әлеге закон проекты Татарстан Республикасында, федераль закон белән РФ субъектлары вәкаләтләренә кертелгән вәкаләтләр кысаларында, белем бирү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный закон проектын эшләүчеләр.

Фикер алышу барышында Данил Мостафин депутатларның закон проектына карата булган сорауларына җавап бирде. Илсур Сафиуллин укучыларның киеменә булган таләпләрне билгеләүне ТР Министрлар Кабинетына тапшырганчы, законда карау яхшырак булмасмы дигән сорау бирде. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булган. Федераль законда бу вәкаләт белем бирү учреждениесенә бирелә. Ә республика законы проектында дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның киеменә булган төп таләпләрне раслауны ТР Министрлар Кабинетына йөкләргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән таләпләр нигезендә белем бирү оешмалары укучыларның киеменә куелган таләпләрне регламентлаучы локаль норматив актларын эшли алачак.

Николай Рыбушкин бу законның белем бирү оешмаларында акча җыюга ни дәрәҗәдә чик кую мөмкинлеге турында белеште. “Бәлки әлеге законда моңа кагылышлы бер норма кертергәдер?” дигән тәкъдим белән чыкты. Данил Мостафин булган чикләүләрне санап чыкты.

Депутат Азат Зыятдиновны “Бу закон кабул ителгәч, татар теле дәүләт теле булырмы?” дигән сорау борчыды. Аңа: “Һичшиксез”. – дигән җавап бирелде.
Әлеге закон пректы буенча ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та чыгыш ясады. Законның үзенчәлекләре турында сөйләп, ул: “Закон проектында туган телдә белем алуга караган нормалар киңәйтелде: гамәлдәге законда мәктәпкәчә, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белемне туган телдә алу хокукы каралган булса, яңа закон проекты буенча Татарстанда гражданнар әлеге хокукка урта гомуми белем баскычында да ия булачаклар. Республикадагы милли мәктәпләрдә балалар бүген дә шундый мөмкинлектән файдаланалар, без моны инде, ниһаять, закон белән ныгытырга ниятлибез”, - диде.

Закон проекты шулай ук Татарстан Республикасы карамагындагы урта һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларындагы һөнәри уку-укыту программалары татар телендә гамәлгә ашырылу мөмкинлеге турындагы норма белән тулыландырылган.

“Республикабызда дәүләт телләре булган татар һәм рус телләрен өйрәнү үзенчәлекләренә карата җәмгыятебездә төрле фикерләр бар, кызганыч, татар телен укыту сыйфаты әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу юнәлештә мәгариф һәм фән министрлыгы соңгы берничә елда актив эш алып бара, республикабызда татар телен белмәүче яисә төрле дәрәҗәдә белүче балаларга аны төрле программалар нигезендә укытуны күздә тоткан уку-укыту әсбаплары эшләнелә. Шуңа күрә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен бертигез күләмдә укыту һәм өйрәнү нормаларын саклап калу белән беррәттән, закон проектына татар телен укытуны һәм өйрәнүне белем алучыларның төрле дәрәҗәдәге әзерлеген исәпкә алып эшләнгән, дәүләт аккредитациясен алган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә ашыру таләбе дә өстәлде”, - дип билгеләп үтте.

Закон проекты буенча фикер алышуда ТР Дәүләт Советына сайланмаган партияләрнең вәкилләре катнашты.

Соңгы вакытта укучыларның киемнә булган таләпләр турында бәхәсләрнең нәтиҗәседерме – аларның һәркайсы диярлек моңа карата фикерен белдерүне кирәк дип тапты. Аерым алганда, “Гадел Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева да татар телен дәүләт теле буларак укыту, укучыларның киеменә таләпләрне, педагогик хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакын билгеләү, укытучы хезмәтенә карата кызыксыну тудыру мәсьәләсен ассызыклап үтте. Законда авыл мәктәпләрен ябу мәсьәләсен конкретлаштырырга кирәклеген белдерде. Педагогларга чираттан тыш социаль найм нигезендә торак бирү тәкъдимен кертте.

“Яшь Россия” партиясенең республикасындагы бүлеге вәкиле Илнар Гыйльфанов югары уку йортларында хосусый фондлар булдыру, вузларга һәм урта махсус уку йортларына максатчан кабул иткәндә квоталарны билгеләүне үтәкүренмәле итәргә тәкъдим итте. “Гомумән алганда, хәзерге заман таләпләренә туры килә торган, үз вакытында эшләнгән документ килеп чыккан”, - диде чыгыш ясаучы.

“РПР-Парнас” партиясенең ТРдагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов фикеренчә, закон проектында дәрестән тыш техник түгәрәкләр эшен оештыру турында мәсьәләнең кертелмәгәнлеген билгеләп үтте. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру мәсьәләсенә тукталып, ул бу телне белгән кешеләрнең киләчәктә өстәмә түләүләргә өмет итә алсын иде дигән теләк белдерде.

“Яблоко” партиясе вәкиле Рөстәм Зиннәтуллин исә укучыларның кием мәсьәләсе ата-аналар комитеты һәм белем бирү оешмасы белән берлектә хәл ителергә тиешлеген, "Диннәр тарихлары" исәбенә рус телен федераль дәүләт белем бирү стандартында каралган күләмдә укыту зарурлыгын билгеләп үтте.
Закон проектына карата үз фикерләрен шулай ук КПРФ партиясе вәкиле Артем Прокофьев та җиткерде. Дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту мәсьәләсенә тукталып, укучыларның татар телен рус теле белән тигез күләмдә өйрәнүен, әмма сөйләшә алмавын, шуңа күрә моны проблема дип санавын җиткерде. Моның сәбәпләрен карарга - яңа методикалар булдыру һәм кертү турында уйларга кирәк.

“Кием мәсьәләсе буенча да реакция бертөрле булмаячак”, - дип, ул мәктәп формасының социаль тигезсезлекне бетерергә тиешлеген, мәктәпне дини агымнардан саклау – мәктәпне дөньяви уку йорты буларак саклап калу, мәктәп формасы кыйммәт булмаска тиешлек, сатып алырга мөмкинлеге булмаганнарга компенсация түләү мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Закон проектында белем бирү оешмаларын төзү, ябу, үзгәртеп кору хәзер гражданнарның теләген исәпкә башкарылырга тиеш дип күрсәтелүен әйтеп, ул КПРФ партиясенең авыл мәктәпләрен ябылудан саклап калу механизмын эшләү зарурлыгы турында тәкъдим белән чыгуын хәбәр итте. “Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту аерым булмасын иде, аларны сәламәт балалар белән бергә укыту кирәк. 1 сыйныфка кабул итү конкурс булмаска тиеш диелгән. Әмма территориаль яктан бүлү чикли”, – диде коммунист депутат.

Депутат, “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе әгъзасы Фәйрүзә Мостафина “Мәгариф турында” закон проектын фундаменталь закон дип бәяләде. “Закон аңлаешлы, ата-аналар аннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала, хокуклар конкрет бирелгән”, - диде ул. Документта мәктәпләрне ябу буенча процедураның беренче тапкыр конкрет билгеләнүен, авыл мәктәпләре өчен нормативларның шәһәрнекеннән аермалы булуын ул уңай бәяләде.

Депутат Роберт Миңнуллин фикеренчә, “Мәгариф турында” закон проекты реформа уздырырлык закон проекты булып чыкмаган. “Закон проектындагы республикага бирелгән вәкаләтләребез дә ул кадәр күп түгел икән. Туган телне укытуга кагылышлы берничә статьяны исәпләмәгәндә, безнең бу законыбыз башка өлкәләр кабул иткән Мәгариф турындагы устав-кануннардан әлләни аерылып та тормый. Безгә, милли республика буларак, бирелгән вәкаләтләр 4 нче һәм 8 нче статьялардагы берничә бүлеккә генә кайтып кала. Мәсәлән, төп гомуми белем бирүнең якынча программаларына аларның дәрәҗәсен һәм юнәлешен исәпкә алып уздыруда без дә катнаша алабыз. Катнаша алабыз, ләкин региональ, милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алу өлешендә генә”, - диде ул.

“Закон проектында милли мәгариф дигән төшенчә бөтенләй юк һәм, күрәсең, безнең шартларда була да алмыйдыр. Әмма шулай булуга да карамастан, “Белем алу теле” исемле 8 нче статья шартлы рәвештә генә булса да милли мәгарифкә азмы-күпме карый булса кирәк. Бу бүлек безнең өчен аеруча мөһим һәм законның бәясен бермә-бер арттырадыр дип уйлыйм. 5 нче бүлекне генә, миңа калса, үзгәртергә кирәк”, - диде ул. Әлеге бүлек “Татарстан Республикасы урта һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында һөнәри уку-укыту программалары татар телендә гамәлгә ашырылырга мөмкин”, дип атала.

“8 нче статьяның алтынчы бүлеге дә безнең өчен бик әһәмиятле. Сүз анда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә белемне туган телдә алуга булышлык итү турында бара. Ләкин ул декларатив характерда язылган. Нинди булышлык турында сүз бара: финанс ярдәмеме, методик ярдәмме, кадрлар белән ярдәм итүме? Нинди оешмалар ярдәм итәргә тиеш? Кайсы министрлык? Аларга җавап юк”, - дип, үз сорауларын җиткерде депутат. Һәм бу статьяга республикабызда яшәүче чуваш, удмурт, мари һ.б. милләтләрнең туган телләрдә белем алу мәсьәләсен дә кертергә тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуларга нәтиҗә ясап, әлеге закон проектының фундаменталь булуын билгеләп үтте. Ул закон проектын эшләүчеләргә һәм фикер алышуда катнашкан, республиканың белем бирү системасы өчен “җан аткан” парламентка сайланмаган партияләр вәкилләренә рәхмәтен белдерде. Матбугат очрашуында исә ул әлеге партия вәкилләренең, сәяси мәсьәләләргә бирелмичә, конструктив тәкъдимнәр белән чыгуын билгеләп үтте. “Безгә бу законны кабул итәргә генә түгел, ә аны тормышка ашыруга күзәтчелек итәргә дә кирәк”, - дип белдерде ул. Журналистларның “законны тормышка ашырганда нинди мәсьәләләрдә авырлык туарга мөмкин?” дигән соравына спикер физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны калган балалар белән бергә укыту, аерым алганда, аларга шартлар тудыру; педагогларның хезмәт хакын югары дәрәҗәдә тоту, икетеллекне тормышка ашыру мәсьәләләрен атап үтте. “Әлеге закон нигезендә конкурентлык саклап, яшьләргә тәрбия һәм белем бирергә тиешбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу документта укытучының абруен күтәрү өчен чаралар каралганлыгын, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә бу мәсьәләләнең тагын да көчәйтелү ихтималлыгын җиткерде. Укучыларның кием мәсьәләсенә тукталып, спикер кием стандарты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән киңәшләшеп эшләнергә тиеш, дип саный.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы