Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Совет булдыру Татарстанда милләтара һәм диниара дөньяны ныгыту буенча олы эштә яңа этап ачты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советның беренче утырышында белдерде. Казан Кремлендә узган бу утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Әсгать Сәфәров, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов аны республикада милләтара һәм кофессиональара татулыкны ныгыту буенча олы эштәге яңа этапның беренче адымы дип атады. "Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Совет булдыру безнең республикада даими рәвештә уздырыла торган сәясәт рухына тулысынча туры килә, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге карар дәүләт милли сәясәте өлкәсендә федераль үзәк кабул итә торган гамәлләрнең мантыйкый дәвамы булып тора".
Татарстан Президенты иҗтимагый әһәмиятле карарларны эшләгәндә һәм кабул иткәндә коллегиаль органнарның мөһимлеген ассызыклады. Моны Советның баланслы составы да раслый.
"20 елдан артыграк элек без республика Конституциясендә Татарстанның күп милләтле халкы дигән төшенчәне беркеткән идек, - дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа сәяси шартларда 2007 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясе хупланган һәм расланган иде. Аны гамәлгә ашыруга 84 оешманы берләштергән Татарстан халыклары ассамблеясе дә актив кушылды".
Эшнең комплекслы характеры Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эш төркеме эшчәнлеге белән дә тәмин ителә, телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча, ватандашлар һәм мигрантлар белән эшләү буенча структуралар төзелде, мәдәният өлкәсендә зур проектлар гамәлгә ашырыла.
Соңгы елларда, Татарстан Президенты сүзләренчә, дәүләт тарафыннан конфессиональара мөнәсәбәтләргә күп игътибар бирелә. Республика территориясендә ислам-христиан диалогын саклап калу һәм үстерү буенча күп эш башакарыла. Бүтән конфессияләр өчен дә шартлар тудырылган.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ситуация гел үзгәреп тора. "Милләтара мәсьәләне, динне сәси максатларда куллану омтылышлары бар, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. - Кешеләрне этник чыгышлары, нинди конфессиягә караулары буенча бүлгәлиләр, аларга ят кыйммәтләрне сеңдерергә тырышалар. Дәүләт һәм җәмгыятьне экстремистик, радикаль оешмалар һәм төркемнәр эшчәнлеге битараф калдыра алмый, алар аның белән ризалашмый".
Мондый куркыныч булуны, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үткән елның 19 июлендәге фаҗигале вакыйгалар раслады.
"Принципиаль алымнарны саклап калып, без милләтара багланышлар өлкәсендәге иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасын камилләштерегә тиеш, - дип ышаныч белдерә Татарстан Президенты. – Бу дәүләт һәм муниципаль органнарның, граждан җәмгыяте институтларының, җәмгыятьнең, массакүләм мәгълүмат чараларының, барлык кешеләрнең уртак бурычы. Бу эш комплекслы, системалы характерда булырга тиеш".
Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча Советның беренче утырышында ике мәсьәлә буенча - "Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары эшчәнлеген камилләштерү турында” һәм "Татарстан Республикасы дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү турында" фикер алышырга тәкъдим итте.
Нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, Эчке сәясәт мәсьәләләер буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты башлыгы, Совет секретаре Александр Терентьев чыгыш ясады. Ул республикада этноконфессиональ составның сизелерлек үзгәрүен ассызыклады. Соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча 173 милләт вәкиле яши, 1600дән артыграк дини берләшмәләр эшләп килә.
РФ Региональара үсеш министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Журавский әлеге мәсьәләнең мөһимлеген ассызыклады, аның күп еллар буена актуаль булып калуын билгеләп үтте. Федераль үзәкнең һәм регионнарның берләшеп эшләвен ассызыклады.
Александр Журавский Татарстанда милли сәясәт өлкәсендә бай тәҗрибә туплануы турында да әйтте.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларның барысы да республикада милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгыту өчен җаваплы дип белдерде. Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау төп проблема булып калуны, миграцион процессларның зур игътибар таләп итүен ассызыклады. Бу процессларны тикшереп тору өчен җаваплылыкны Татарстан Президенты миграцион хезмәткә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына йөкләде.
"Ике дәүләт теллелеген яклауга аеруча игътибар бирәбез. Бу яктан беркемнең дә шиге калмаска тиеш, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Моннан тыш, хәзер инглиз телен дә актив өйрәнергә, башка халыкларның туган телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк".
Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына ата-аналар теләге буенча рус һәм татар телләрен өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертүне йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләрне хәл итүгә граждан җәмгыяте институтларын - Татарстан халыклары ассамблеясен, Бөтендөнья татар конгрессын активрак җәлеп итәргә өндәде.
"Милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләрдә без үрнәк булырга тиеш", - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.