Мисыр Президенты Габделфәттах Әс Сиси Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде

22.10.2024

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Мисыр Президенты Габделфәттах Әс Сиси килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Мисыр бу ел башыннан БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булды. Географик һәм сәяси урнашуыннан чыгып, аны Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка төбәгенә БРИКС өчен "тәрәзә" дип атыйлар.

2022 елда Мисыр һәм БРИКСның биш ил-әгъзасы арасында сәүдә күләме якынча 3 31,2 млрд тәшкил иткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.