Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсуд Пезешкиан килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Исегезгә төшерәбез, Иран 2024 елның 1 гыйнварында БРИКС төркеменең тулы хокуклы катнашучысы булды.