Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасын энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бүген энергетика хәзерге заман икътисады өчен база тармагы булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышын ачып. Республикада энергетика объектларын модернизацияләү, шулай ук яңа куәтләрне гамәлгә кертү буенча җитди эш алып барыла. Шулай да энергетика җайланмаларының физик һәм мораль искерүе актуаль булып кала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катлаулы профильләр заводында булды (Горький шоссесы, 47). Ул заводның җитештерү мәйданныран карады, яңа җиһазлар белән танышты. Завод җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка 2014 елның март аенда “Катлаулы профильләр заводы” ҖЧҖнең беренче чираты сафка бастырылганы турында хәбәр иттеләр (җарысы өч чиратны сафка кертү булачак). Бүгенге көнгә бу Россиядә профильләр чыгару буенча бердән-бер производство, алданрак алар тиешле җиһазлар булмаганлыктан җитештерелмәгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Һади Такташ урамы, 115 адресы буенча урнашкан “Спасение” медицина берләшмәсе” ҖЧҖ нең күппрофильле сырхауханәсе белән танышты. Бу – Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт-хосусый партнерлык системасының “беренче карлыгачы”. Президентны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан шәһәре башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар озатып йөрде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы үткәрде.
“Техстрой” ЯАҖ директоры урынбасары Станислав Веселовский поливинилхлоридтан биаксиаль торбалар җитештерү инновацияләре турында сөйләде. “Техстрой” – Россия Федерациясендә полиэтилен торбалар җитештерү күләме буенча икенче урында тора, Россия базарында аның өлеше – 12 процент. Яңа продукция нык, сыгылмалы, җиңелрәк һәм башка үзлекләре белән аерылып тора.