Яңалыклар

19.06.2014
Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында иң яхшы табибларны хөрмәтләделәр. “Ел табибы – Ак чәчәкләр-2014” VII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республиканың медицина җәмәгатьчелеге, тармак ветераннары катнашты.
19.06.2014

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә узган киңәшмәдә “Имин шәһәр” программа-аппарат комплексын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР буенча ЭЭМ базасында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.06.2014

Глобаль наркомания куркынычына каршы тору проблемалары; халыкара җинаятьчел группировкалар тарафыннан легаль булмаган миграцияне куллануга каршы тору юнәлешендә халыкара хезмәттәшлек - Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкра очрашуында сүз барган ике тема. Чара бүген Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгында ачылды. Искәртик, РФ Куркынычсызлык Советы химаясе астында югары вәкилләрнең мондый дөньякүләм очрашулар регуляр рәвештә үткәреләләр, алдагысы 2013 елның июль аенда Владивостокта булган.  

19.06.2014

Татарстан Республикасы территориясендә «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» инновацион проектларын гамәлгә ашыру турында бүген Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм Идел бу федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка сөйләделәр.

Проектларны Иминлек мәсьәләләрен алып баручы югары вәкилләрнең V халыкара очрашуы кысаларында тәкъдир иттеләр (ГТРК «Корстон» КСКК, Казан).

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

18.06.2014

Бүген кич белән Казанга КХР партия ҮК политбюросы әгъзасы, ККП ҮКның сәяси-юридик комиссиясе секретаре Мэн Цзянчжу эшлекле очрашуга килде. Казанның халыкара аэропортында Мэн Цзянчжуны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

18.06.2014

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федарациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев эш визиты белән килде. Казан халыкара аэропортында Николай Патрушевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов һәм башкалар каршы алды.

18.06.2014

Бүген Россия Федарациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда Симонов исемендәге тәҗрибә- конструкторлык бюросы эшләнмәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

18.06.2014

Россиянең оборона-сәнәгать комлпексы продукциясендә чит ил комплект өлешләрен үз илебездә җитештерелгән аналоглары белән алыштыру перспективалары турында бүгенге киңәшмәдә сөйләштеләр, аны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан ОСК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Чара “Казан вертолет заводы” ААҖдә үткәрелде.

18.06.2014

Бүген Казан синтетик каучук заводы территориясендә яңа проектка башлангыч бирелде. Аның асылы ил сәнәгатенең ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кремнийорганик материаллар (ягъни, силикон) производствосына старт бирүдән гыйбарәт. Шул рәвешле, безнекеләр импорт рәвешендә керә торган силиконны үзебездә җитештерергә ниятли. “КЗСК-Силикон” яңа заводы төзелеше башлану хөрмәтенә бүген завод территориясендә истәлек билгесе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Внешэкономбанк” (Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы) дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Владимир Дмитриев, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Казан синтетик каучук заводы” идарәсе рәисе Евгения Даутова һәм башкалар катнашты.

18.06.2014

Бүген Казан Кремлендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белән CNCEC (Кытай милли химик-инжиниринг компаниясе) компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Документка «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм CС7 компаниясе идарәсе рәисе Су Фуцян имза салды. Имза салу тантанасында КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ли Хуэй һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Ли Хуэй һәм Рөстәм Миңнеханов очрашуы кысаларында уздырылды.

Битләр: << ( 1631 ) 1632 1633 1634 1635 1636 1637 1638 1639 1640 >>