Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Нурлат районында социаль объектлар ачты
01.07.2014
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районында социаль объектлар ачу тантаналарында катнашты.
Республика парламенты спикерының эш сәфәре Мамык авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексы ачудан башланды. Шундый ук объект Корманай авылында да ачылды. Тантаналы чарада ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров катнашты.
Участок-полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комлекслар төзелеше республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән гамәлгә куела, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. Өч ел дәвамында Татарстанда участок полиция хезмәткәрләрен яшәү һәм эш урыны белән тәэмин итү планлаштырыла.
“Алар, халык белән аралашуның алдынгы позициясендә торган кешеләр буларак, һәрвакыт игътибар таләп иттеләр. Алар безнең “санитарлар”, алар кешеләр белән кисәтү чаралары үткәрә. Участокка беркетелгән полиция хезмәткәрләреннән башка беркем дә территориядәге хәлләрне яхшы белми”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген республикада, аерым алганда, Нурлатта хокук тәртибен ныгытуга тагын бер адым ясалды, дип өстәде министр Артем Хохорин.
“Республика Президентының участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексы төзелеше турындагы карарны хуплавы – бу авыл җирлегендә полиция хезмәткәре даими эш алып баруга адым ясау”, - дип ассызыклады министр. Әгәр берничә ел элек полиция Нурлат муниципаль районында гына булса, хәзер полиция хезмәткәрләре муниципаль берәмлекнең биш урынында бар.
Мамык, Селенгуши, Бутаиха авыллары һәм Зүзәй бистәсе кергән 12 нче административ участокта Россия ЭЭМның Нурлат районы буенча участок вәкаләтлесе полиция капитаны Александр Гаврилов. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин аңа администартив-торак комлексы ачкычын тантаналы рәвештә тапшырды.
“Участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар һәм офислар төзелеше программасы – уникаль карар: участок хезмәткәрләрен гаиләсе белән бергә яшәү һәм эш урыны буенча теркәү, тәүлек дәвамында ЭЭМ вәкиленә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәмәмтшин журналистларның сорауларына бавап биреп.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Нурлатта универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасында да катнашты. Бу эш “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлеге активы ярдәмендә башкарыла.
Бүген Нурлат районында Светлое Озеро авылында күп функцияле Мәдәният йорты да ишекләрен киң ачты. Яңа бинада китапханә, ФАП һәм клуб урнашты. Фәрит Мөхәммәтшин яңа үзәк директоры Әнис Гайнуллинга 100 мең сумлык сертификат ташырды.
ТР парламетны башлыгы бүгенге эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясап, халык тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар бөтен Татарстан буенча гамәлгә куела һәм Нурлат районы социаль инфраструктура төзелеше буенча шактый алга китте, дигән фикер әйтте Ф. Мөхәмәтшин.
“Мондый эшчәнлек халык тарафыннан хуплана. Бүген республика җитәкчелеге һәм аерым Татарстан Президенты адресына рәхмәт сүзләре ишеттек. Миңа калса, без Татарстанда гражданлык җәмгыяте төзүдә дөрес стратегия сайлаганбыз, безнең идеяләрне һәм проектларны хуплау, шул ук вакытта безнең тормыштагы авырлыкларны аңлау табабыз” – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.