Фәрит Мөхәммәтшин: ”Бер генә социаль мәсьәлә дә гражданлык җәмгыяте ярдәменнән башка чишелми”
30.06.2014
Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Гражданлык җәмгыяте институтларының дәүләтчелек урнашуда роле һәм әһәмияте” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул “Татарстан − Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең 15 еллыгына багышлана. Конференциядә башлап сүз алган ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый оешмасының сәяси советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин түбәндәгеләрне бәян итте.
“Гражданлык җәмгыяте институтлары Татарстанны, республиканың икътисадын үстерү, социаль мәсьәләләрне чишү һ.б. сораулар буенча ниндидер яңа ысуллар, юллар табарга ярдәм итә. Конференцияне республика өчен гадәти дип булмый, бу секторга Татарстан Президенты аерым басым ясый. Гади халык өчен дә, катнашучылар өчен дә мондый дискуссион чара уздыру бик мөһим. Теләсә нинди социаль системаның эшчәнлеге икътисад, эшче көчләргә генә түгел, ә мәдәният, мәгариф, фәнгә дә бәйле. Бер генә социаль мәсьәлә дә гражданлык җәмгыяте ярдәменнән башка чишелми”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул, шулай ук, республиканың толерантлык буенча башка субъектлардан аерылып торуын билгеләп үтте, коммерцияле булмаган оешмалар хакында да сүз алып барды. “Татарстанда барлыгы 5,5 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Республикада аларның эшчәнлеге һәм үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, - диде ул үзенең чыгышында.
Пленар утырышта шулай ук, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, конституционист-галимнәр һәм республиканың муниципаль берәмлекләреннән вәкилләр, Казан, Тверь, Төмән дәүләт университетлары галимнәре, Сарытау, Киров өлкәләре, Башкортстан Республикасы һ.б. төбәкләрнең балалар хокукларын яклау буенча вәкилләр катнаша.
Конференция ачылышында ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашучыларны Татарстан Президенты исеменнән сәламләде һәм чараның нәкъ менә Татарстанда үтүен, бу өлкәдә республиканың алга китүен, конференциянең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклап үтте.
Пленар утырышта ТР ФА вице-президенты Җәүдән Сөләйманов, Татарстан Республикасында дәүләт органнары җирле хакимият һәм гражданнар оешмалары институтларының үзара йогынтысына мисал буларак, ФАнең яшь белгечләр, галимнәр өчен оештырган бәйгеләре, аларга бирелә торган грантлар, “Сәләт” оешмасы хакында сөйләде. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты профессоры Сурен Авакьян Россиядә гражданлык җәмгыяте институты, хакимиятнең ачык булуы темасына багышланган доклад укыды. Шулай ук конференциядә гражданнар җәмгыяте үсешендә этник һәм дини факторлар, Россиядә федерализм үсешендә Татарстан гражданлык җәмгыяте институтының роле; гражданлык җәмгыяте, гавами хакимият һәм вәкиллеклек проблемалары; гражданлык җәмгыяте урнашуда этнодини фактор; гражданлык җәмгыяте буларак хәзерге заман Россия сәяси партияләре; ТРда гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт багланышларының конституцион-хокукый нигезләре; Россиядә федерализм үсешендә Татарстан гражданлык институтлары роле; ТРда экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау программалары: гражданлык җәмгыяте институтларының мөмкинлекләре һәм эшчәнлеге чыгымнары; төбәкнең миграция мәсьәләсендә сәясәтендә яңа стратегияләре; хакимият һәм җәмгыять диалогына инновацион якын килү: халыкның хокукый һәм сәяси культурасы формалашуда гражданлык җәмгыяте институтларының роле; хәзерге заман шартларында рухи элемтәләрне ныгыту институты буларак Бөтендөнья татар конгрессы һ.б. темалар ачыла.
Фәнни-гамәли конференция ахырында резолюция кабул ителәчәк. Тантаналы төшке аш вакытында “Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый оешмасының актив әгъзаларын бүләкләү каралаган.
Иртәгә исә конференция эше “Җәмгыять — Конституцион-хокукый идарә объекты буларак” секциядә дәвам иттереләчәк.
Чараны ТР Дәүләт Советы, ТР ФА һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый оешмасы оештырган.