Яңалыклар

09.07.2014

Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген эш визиты белән Екатеринбургка килде. Сәфәрнең төп максаты - ИННОПРОМ-2014 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.

09.07.2014

Татарстан Республикасының сәяси системасында ТР Дәүләт Советы әһәмиятле урын алып тора. Ул бердәнбер хакимият чыганагы – Татарстанның күп милләтле халкы тарафыннан формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 8 июлендә, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 53 нче утырышында белдерде. Искәртеп үтик, кичәге утырыш дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгысы иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төп нотыкта закон чыгару органының биш еллык эшенең йомгаклары турында сөйләде.

08.07.2014

Бүген Татарстан башкаласының “Каzan-Arena” футбол стадионында, республика күләмендә икенче мәртәбә буларак (беренчесе 2011 елда булды), ифтар уздырылды. Килгән халыкка ишек төбеннән үк намазлык һәм су тутырылган шешәләр таратып, волонтерлар кая барасын күрсәтеп торды. Башта садионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка саф татарча вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерергә тырышты. Һәркайсы шушындый зур залга бөтен республикадан халыкны җыеп (ә бирегә автобусларда ерактан килүчеләр дә күп иде) ифтар оештырганнарга, ачык рәвештә дин тотарга рөхсәт һәм бүгенге кебек ифтарлар үткәрү мөмкинлеге биргән дәүләт һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

08.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча РФ Президенты Идарәсенең башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән очрашты.

08.07.2014
Быел Татарстанда, куркынычсызлык чараларын көчәйтү ярдәмендә, үткән ел белән чагыштырганда, БДИ уздырганда тәртип бозуларның санын киметеп булган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
08.07.2014
Казанда Универсиада уздырудан икътисади файда 10,8 млрд. сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга “Казан-2013” башкарма дирекциясе” генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
07.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Nussli International AG компаниясенең генераль директоры белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искә төшерәбез, 1940 елларда Швейцариядә нигез салынган Nussli компаниясе бүгенге көндә мәдәни-массакүләм чаралар, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыру өчен вакытлы җиһазлар белән тәэмин итүче дөньядагы әйдәп баручы компания санала.
07.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Efes Rus («Эфес Рус») компаниясе генераль директоры Робин Гучи белән очрашты.

07.07.2014

Мамадыш муниципальрайонының Алабай авылында Изге Иоанн Предтечи Рождествосы хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Әлеге чиркәү, 2013 елның көзендә явыз ният белән яндырылганнан соң, яңадан төзелде. Яңа гыйбадәтханә элеккегесенең төгәл копиясе түгел, әмма алар охшаш. Яңа чиркәү проекты РПЧ Татарстан митрополиясе белән яраштырылган. 

07.07.2014

Бүген Зәй муниципаль районында булган республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы 2014 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗәләргә һәм уңышны җыеп алу буенча бурычларга багышланды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты, ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре, ТР ДС депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, фермер хуҗалыклары башлыклары, агросервис хезмәте белгечләре, галимнәр һ.б. катнашты.

Битләр: << 1621 ( 1622 ) 1623 1624 1625 1626 1627 1628 1629 1630 >>