Яңалыклар

07.07.2014
Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәрнең төп максаты - агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе чараларында катнашу.  Зәй шәһәренә килү белән Рөстәм Миңнеханов "Шатлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә барды.  
06.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген җәяүләп йөреп чыкты.

Бу җәяүле сәфәр Казан Кремленнән, Большая Красная һәм Батурин урамнары чатыннан башланды. Монда Рөстәм Миңнехановка архив документлары буенча торгызыла торган корылманың, шул исәптән– «1841 елгы торак йорт, архитекторы – Фома Петонди» архитектура ядкяренең эскиз вариантын күрсәттеләр. Проект 2008 елдан бирле эшләнә.

05.07.2014
Бүген "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлегенең XXII конференциясендә, 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, "Бердәм Россия" партиясеннән республиканың кандидатлар исемлеге һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлеге формалаштырылган.
05.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Бу Андерссон безнең ил автосәнәгате үсеше мәсьәләләре һәм  «АВТОВАЗ» ААҖ автомобильләренең яңа модельләре турында сөйләштеләр.

05.07.2014
Бүген Казанда Кызыклы фән һәм техника йорты беренче туган көнен билгеләп уза. Бәйрәм чарасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, башка ведомство һәм предприятие вәкилләре, ТР вузлары ректорлары белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңңнеханов булды.
05.07.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чуаш мәдәниятенең "Уяв-2014" VIII Бөтенроссия милли бәйрәмендә катнашты.Бу чара Нурлатта узды.

Бу бәйрәм монда 2006 нчы елдан уздырыла, һәм Нурлатны “Уяв”ның башкаласы дип атарга мөмкин.

Россиянең барлык почмакларыннан килгән 100дән артык фольклор коллективы бәйрәмнең кунакларын һәм катнашучыларын бай мәдәни программа белән шатландырды.
05.07.2014

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында 2014 елда юл эшләре барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

05.07.2014

2014 елның 4 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 215,5 мең кв. м. торак фйдалануга тапшырылган (еллык заданиенең 50,7%ы), былтыргыга караганда 101,3% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

05.07.2014

2014 елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы төзелеш тармагында 34 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 13 очракта кешеләрнең гомере өзелгән, 21 очракта – гарип калганнар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Киңәшмәне республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

04.07.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Энергетика министры Кирилл Молодцов фикеренчә, «ТАНЕКО» НЭЗның (Түбән Кама) куәтен икеләтә арттырырга мөмкин. Бүген бу хакта алар Татарстанның Бөгелмә районында узган нефть саммитыннан соң ММЧ вәкилләре белән очрашуда хәбәр иттеләр.

Моның өчен каршылыклар юк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аныңча, концептуаль яктан ул башта ук 14-миллионлык булыр дип каралган иде. Бу беренче чиратта нефть биреп торуга, аның составына бәйле технологик хәл ителешләрне таләп итә.

Битләр: << 1621 1622 ( 1623 ) 1624 1625 1626 1627 1628 1629 1630 >>