Яңалыклар

30.03.2018

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Тикшерү комитеты кадетларының өченче слётында катнашучылар белән очрашты. Чара Казан федераль университетында узды. Очрашуда РФ Тикшерү комитетының уку һәм тәрбия эшләре идарәсе җитәкчесе, Россия Герое Сергей Петров катнашты.

29.03.2018

“Татспиртпром” үз брендларының алкоголь продукциясен сатуны 9,2 млн декалитрдан 10 млн декалитрга кадәр арттырырга уйлый. Бу хакта бүген “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышында билгеле булды, ул ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин рәислегендә узды.

28.03.2018

Бүген Казанда  «TIAF supported by Automechanika» 4 нче халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылды.

Форум ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Ул форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады.

27.03.2018

Бүген Казанда Кемерово сәүдә комплексында һәлак булганнар истәлегенә багышланган акциягә 100 дән артык кеше килгән иде.

Татарстан башкаласында акция шәһәр үзәгендә, Ленин бакчасы янында узды, анда “Кемерово, без синең белән” баннеры урнаштырылган иде.

27.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФдә Конкуренцияне үстерү милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин уздырды. Анда Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин катнашты.

27.03.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшсеме Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты.

Әхмәт Садыйк Доган - Төркиянең 1996 елда Казанда ачылган Генераль консуллыгының унберенче консулы. Ул үз вазифаларына быел гыйнвар аенда кереште.

27.03.2018

Татарстанда 2017 елда финанс базарында катнашучылар эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында Россия банкының ТР буенча  Милли банк бүлегендә киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия банкының Идел-Вятка  баш идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Коваленко, Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин һәм финанс оешмалары вәкилләре катнашты.

27.03.2018

Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында су күләме нормадан 3,5-4 метрга артык. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Брифинг 2018 елгы язгы ташуны авариясез уздыруны тәэмин итүгә багышланган иде.

26.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторына, Кемерово шәһәре үзәгендәге фаҗига сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. 

26.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы отпускта. 

Отпуск 2018 елның 26 мартыннан 1 апреленә кадәр булачак.

Битләр: << 1031 1032 1033 1034 ( 1035 ) 1036 1037 1038 1039 1040 >>