Әсгать Сәфәров «Барс» махсус отряды шәхси составына Жуков орденын тапшыру тантанасында катнашты

10.09.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Росгвардиянең Идел буе округының «Барс» аерым отрядының шәхси составына Жуков орденын тапшыру тантанасында катнашты.

Хәрби часть бинасында узган чарада шулай ук статс-секретарь – Россия милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре башкомандующие генерал-полковник Олег Плохой, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, көч структуралары вәкилләре катнашты.

Росгвардиянең Казан махсус билгеләнештәге отряды Россия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булды.

Росгвардия директоры, Россия Герое армия генералы Виктор Золотов кушуы буенча генерал-полковник Олег Плохой отряд командирына Жуков орденына таныклык тапшырды. Шулай ук тантана кысаларында хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән сугышчыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Барс» махсус билгеләнештәге Казан отряды 1944 елның 8 августында оештырыла.

Шәхси состав Казанда һәм аннан читтә уздырыла торган халыкара иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларның иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны үти. Спецназчылар Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррористик операция кысаларында берничә тапкыр хезмәт командировкаларына чыкканнар.

2022 елның февраленнән отрядның шәхси составы яңа кушылган территорияләрдә Россия Федерациясенең илкүләм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән бурычларны үтәүдә катнаша. Махсус хәрби операция чорында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Росгвардиянең «Барс» махсус билгеләнештәге отрядының 500дән артык хәрбие дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.