Принц Кәрим Ага Хан IV Казанга килде

11.09.2019

Бүген Казанга Принц Кәрим Ага Хан IV килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

Принц Кәрим Ага Хан IV Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясе җиңүчеләрен бүләкләү өчен килде.

Очрашу чарасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте