Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында Зәргән Кадырова белән очрашты

14.05.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәргән Әхмәт кызы Кадыйрова белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка сәламләү сүзләрен җиткерде.

Очрашу барышында мәдәни хезмәттәшлек, мәгариф кебек юнәлешләр буенча төбәкара дәрәҗәдә багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты. Ул «Шәрык базары» фестиваленең бер өлеше булган Татарстанда Чечен Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында (2025 елның ноябре) чечен иҗат коллективларының искиткеч чыгышын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.