Татарстан Рәисе Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары белән очрашты

15.05.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Меркушова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Татарстан Хөкүмәте һәм Федераль таможня хезмәтенең үзара хезмәттәшлеге, республика территориясендә таможня органнарының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, шулай ук халыкара сәүдә элемтәләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан таможнясы башлыгы Марат Гәрәев һәм Идел буе таможня идарәсенең яңа башлыгы Виктор Никулин катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.