«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара форумын ачу тантанасы узды

14.05.2026

Бүген кич «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын ачу һәм «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум - 2026» XVII халыкара икътисадый форумын уздыру уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Кичәнең мәртәбәле кунаклары булып Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик һәм башкалар катнашты.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән барысын да Казанны 2026 елда Ислам дөньясы башкаласы итеп тану белән котлады.

"Казанны 2026 елда Ислам дөньясы башкаласы итеп тану – безнең яраткан Казанның да, Татарстанның да зур казанышы, - диде ул. - Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләп үткәнчә, Россия һәрвакыт традицион ислам кыйммәтләренә зур хөрмәт белән карый. Һәм бүген Казанны ислам дөньясының башкаласы итеп тану - шуның дәлиле. Бу эшкә өлеш керткән барлык кунакларга һәм оештыручыларга, Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Мәдәният министры Ольга Любимовага зур рәхмәт әйтәсем килә. Һәм бу чара белән шөгыльләнгән барлык мәдәният министрларына. Ышанам ки, "КазанФорум» сезнең өчен файдалы да, күңелле дә урын булыр һәм илебез мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертер".

ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы, чөнки мәдәният монда музейлардан һәм театрлардан читтә дә яши. "Казанеы телгә алган саен, шәһәр гасырлар аша үткән поэма кебек күренә. Елгасы борынгы көй кебек ага торган урында тора Казан, манаралар православие гөмбәзләре янәшәсендә гармонияле яңгырый. Казаннан Россиягә Коръәннең басмалары килгән. Бу тарихи нөсхәләр хәзер дә монда саклана», - диде ул.

ИСЕСКО Генераль директоры үз халкына үзенчәлек бүләк иткән татар шагыйре Габдулла Тукай, галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри, композитор София Гобәйдуллина кебек танылган шәхесләрне атады. "Казан турында сакланган тарихлар арасында Кабан күле турында искиткеч риваять бар. Казанда мәдәният музейлардаг һәм театрлардан читтә дә яши. Нәкъ менә шуңа күрә Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булып тора. Бу - мәдәният пространстводан һәм вакыттан тыш дәвер. Бөек шәһәрләр таш белән генә түгел, рух белән дә яшиләр, һәм Казан хәтердә һәм хыялда тере килеш калган рухны саклый. Казан мәдәният аша сөйләшә. Яшәсен Казан, яшәсен Татарстан Республикасы! Ислам дөньясы белән Россия арасында дуслык буыннан-буынга үсүен дәвам итсен", - диде Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне сәламләүдән башлады.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе җитәкчелегенә - Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәт белдерде. "Көчле федераль ярдәмнән башка без мондый колачлы чараны үткәрә алмас идек, - диде ул. Барыгызга да рәхмәт һәм алкышлар!»

«Әмма иң мөһиме – сезгә, безнең кунакларга алкышлар, рәхмәт сезгә!",- дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантаналы кабул итүдә катнашучыларга.

Чара мәдәни программа, Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышлары белән дәвам итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.