Россия Президенты Владимир Путин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" XVII халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашучыларга сәламләү юллады

15.05.2026

"Ислам - Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз», - диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында катнашучыларга һәм кунакларга юллаган сәламләү текстында.

Сәламләү текстын бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин укыды.

Искәртәбез, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уза.

Төп тема - "Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр".

"Бу көннәрдә Казанда Россия һәм чит ил сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм дин белгечләре, бизнесменнар һәм экспертлар җыелды. Сезгә икътисадый, гуманитар һәм рухи тормышның төп мәсьәләләре турында фикер алышырга, Россия һәм ислам дәүләтләре арасында уртак кыйммәтләр, мәдәни-инсани күп төрлелеккә хөрмәт, тотрыклы һәм уңышлы киләчәк өчен диалогка һәм партнерлыкка өмет белән уртаклашырга туры киләчәк, - диелә Владимир Путин исеменнән сәламләү текстында. - Безнең илдә гасырлар буе төрле дин һәм халык вәкилләре яши, аларның һәркайсы үзенең уникальлеген һәм үзенчәлеген саклый. Форумның нәкъ менә Татарстан Республикасында – милләтара татулык традицияләрен саклый торган Россия төбәгендә узуы символик мәгънәгә ия. Ислам - Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе, аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады һәм фән, мәдәният һәм социаль өлкәне үстерүгә зур өлеш кертәләр.

Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз. Тышкы сәясәт мәйданында актив хезмәттәшлек итәбез, энергетика, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм һәм башка өлкәләрдә перспектив проектларны бергәләп гамәлгә ашырабыз.

Россия күзәтүче сыйфатында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы эшендә катнаша. Кунакчыл Казан бу оешма тарафыннан быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип аталды.

Сезгә нәтиҗәле дискуссияләр һәм уңышлар телим. Ышанам ки, уздырылучы форум һәрвакыттагыча нәтиҗәле булачак, илләребез һәм халыкларыбызның үзара файдалы элемтәләре өчен яңа офыклар ачачак».

Тулырак - http://www.kremlin.ru/events/president/letters/79722


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru материаллары буенча