Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - район Советы утырышында катнашу, анда районның социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында сүз барачак.
Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС бинасында булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары ирле-хатынлы Сәмигуллиннар белән очрашты. Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1943 елда армиягә алынган. Орел-Курск дугасы сугышларында катнашкан, аннары Брянск өчен сугшларда каты яраланган һәм аягын югалткан. Быел гыйнвар аенда Каим Сәмигуллинга 95 яшь тулган. Хатыны Мәрьям Хәсәнҗан кызы Сәмигуллина – тыл хезмәтчәне. 73 ел бергә яшәүләре чорында Сәмигуллиннар 6 бала үстергәннәр.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарга «1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» медальләрен тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Сәмигуллиннарга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына истәлек тамгалары бүләк итте.