Татарстан Президенты Kaukointernational фин компаниясе белән Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү турында сөйләште

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Финляндиянең Kaukointernational компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Искәртик, узган елның ноябрь аенда Рөстәм Миңнеханов фин компаниясе вәкилләре белән очрашкан иде. Нәтиҗәдә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, "Водоканал" МУП белән Kaukointernational компаниясе арасында ниятләр турында меморандум имзаланды. 

Әлеге килешү нигезендә фин компаниясе Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләде, аларны бүген компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, начар исләрне нейтральләштерү, җир асты суларын пычранудан саклау, рекреация проектларын алга таба үстерү өчен тотрыклы туфракны булдыруга бәйле карарлар тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational компаниясе вәкилләренә презентация өчен рәхмәт белдерде һәм тәкъдим ителгән вариантларның һәркайсы профиль белгечләр тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәген әйтте.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.