Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты

17.02.2020

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты.   

Искәртәбез, Сәрдар Бердымөхәммәдов Казанга ике көнлек эш сәфәренә килде (2020 елның 17-18 феврале).

Рөстәм Миңнеханов Сәрдар Бердымөхәммәдовны күптән түгел Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры итеп куелуы белән котлады.

Безнең республикабыз белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерүгә шәхсән игътибар иткәне өчен рәхмәтен җиткерергә сорады.

«Татарстанда быел Сабантуен бәйрәм иткән көннәрдә Төрекмәнстан Президентын кабул итү безнең өчен зур вакыйга булды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин дә Сезнең илдә еш булырга тырышам. Сездә үзем катнашкан чараларны рәхәтләнеп искә алам, - шул исәптән төрекмән чаптары бәйрәмен һәм башкаларны».

Татарстан Президенты шулай ук төрекмән хезмәттәшләрен «Аваза» милли туризм зонасында Беренче Каспий икътисадый форумын уңышлы уздырулары белән тәбрикләде.

Ул Төрекмәнстан вәкилләрен быел июнь аенда Казанда узачак «KazanSummit» халыкара саммитына чакырды.

«Бүген Татарстан белән Төрекмәнстан арасында Хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, безнең хезмәттәшлек программасы да бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең багланышлар үсешенә Казан белән Ашхабад арасындагы даими һава юллары да ярдәм итә, аны оештыруыгыз өчен рәхмәт. Ашхабадта Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Моннан тыш, Казанда Төрекмәнстан Генераль консуллыгын ачу турында карар да бар».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләре – «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» һәм башкалар белән Төрекмәнстан арасында эшлекле багланышлар урнаштырылган.

 «Үткән елның 9 ае йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше үсте, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма үсеш өчен мөмкинлекләр бар әле. Нефть разведкалауда, нефть чыгаруда, газ транспортлауда, автомобиль-, авиа- һәм суднолар төзелешендә, энергетикада, химия продукциясен китереп торуларда, фармацевтикада, медицинада, төзелештә, АСКда, инновацияләрдә һәм мәгълүмат технологияләрендә потенциал бар әле».  

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты республиканың икътисадый һәм инновацион потенциалы турында сөйләде.

Очрашуда төзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек, Татарстан югары уку йортлары базасында төзелеш тармагы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Азакта Рөстәм Миңнеханов Төркемәнстанның Сәнәгать һәм төзелеш җитештерүе министры Сәрдар Бердымөхәмммәдов Татарстан Республикасына эш сәфәре өчен рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.