Алексей Песошин: Һөнәр берлекләре безнең тормышта әһәмиятле урын алып тора, һәм һөнәр берлекләре хәрәкәтенең роле арта гына бара.

03.12.2025

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең 30 нчы хисап-сайлау конференциясе эшендә катнашты.

Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

Конференциядә катнашу өчен Татарстан башкаласына «Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе» гомумроссия берлеге рәисе Сергей Черногаев килде.

Хисап-сайлау конференциясенең турыдан-туры трансляциясе оештырылды. Конференция эш органнарын сайлаудан, башка оештыру чараларыннан башланды.

2020-2025 еллар аралыгындагы эш турында хисап нотыгы белән Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева чыгыш ясады.

Конференция 5 еллык хезмәтенә, 670 меңнән артык кешенең - һөнәр берлекләре әгъзаларының хокукларын үтәү өчен көрәшкә нәтиҗә ясауның мөһим этабы булып тора, диде сәламләү сүзендә Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Сергей Черногаев.

«Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тармак һөнәр берлекләренең 18 республика оешмасын, 4 башлангыч һөнәр берлеге оешмасын берләштерә, - диде ул. - Ул хаклы рәвештә илнең һөнәр берлекләре хәрәкәтендә мөһим урыннарның берсен алып тора. Һөнәр берлекләре лидерларының бердәм позициясе һәм актив команда, шулай ук хезмәт коллективларының ярдәме белән сез хезмәт ияләренең хокукларын яклауда, социаль партнерлыкны ныгытуда, хезмәткәрләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын яхшыртуда конкрет нәтиҗәләргә ирешәсез».

Сергей Черногаев билгеләп үткәнчә, Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе, күнекмәләрен даими камилләштереп, ирешелгән уңышлар белән генә тукталып калмый.

Һөнәр берлекләре безнең тормышта зур урын алып тора, һәм һөнәр берлекләре хәрәкәтенең роле арта гына бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин конференциядә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

"Бүген, Һөнәр берлекләре федерациясе узган чордагы эшенә йомгак ясаганда, без һөнәр берлекләренең безнең тормышта алып торган әһәмиятле урынын кабат билгеләп үтү мөмкинлегенә ия. Сезнең эшчәнлегегез - хезмәт хокукларын яклау, социаль партнерлыкны үстерү, лаеклы хезмәт хакы һәм хезмәт шартлары, гаиләләргә һәм яшьләргә ярдәм итү мәсьәләләре ул", - диде ул.

Россия икътисадындагы чакырулар шартларында һөнәр берлекләре хәрәкәтенең роле арта гына бара. "Безгә хакимият органнары, эш бирүчеләр һәм һөнәр берлекләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук һәр хезмәткәрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү буенча уртак эш мөһим, - дип дәвам итте Алексей Песошин. - Хөкүмәт, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе арасында күмәк сөйләшүләр, өч яклы килешү республикада тотрыклылыкны һәм татулыкны саклауның куәтле коралына әйләнде».

"Сезнең өлеш - бүгенге көннең әһәмиятле нәтиҗәләре генә түгел, ә гражданнарыбызның тормыш сыйфатын алга таба яхшырту өчен җитди нигез дә ул», - диде Татарстан Премьер-министры чыгышын йомгаклап. Ул конференциядә катнашучыларга конструктив диалог, нәтиҗәле карарлар кабул итү һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашуын теләде.

"Сезнең эш нәтиҗәләре хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен алга таба үстерү, социаль партнерлыкны ныгыту һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерү өчен ышанычлы таяныч булсын", - диде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең 30 нчы хисап-сайлау конференциясендә Елена Кузьмичева яңа биш еллык чорга федерация рәисе итеп сайланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.