Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2026 елгы Россия венчур форумын оештыру комитетының икенче утырышы узды.
Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә (видеоконференцэлемтә режимында) һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәистәшлегендә узды.
Утырышта шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Оксана Сотникова катнашты.
Валерий Фальков, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, Россия венчур форумы көннән-көн кызыклырак мәйданчыкка әверелә бара. Ул 2026 елда Россия венчур форумын уздыруга әзерлек барышын уңай бәяләде. Оештыру комитеты рәисе форумның халыкара трегын көчәйтергә, дустанә илләрдән экспертлар, хезмәттәшләр чакырырга тәкъдим итте - алар инвестицияләр, инновацияләр өлкәсендә тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашсыннар өчен.
Оештыру комитеты утырышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан һәм бөтен Россия өчен форум стратегик әһәмияткә ия – ул технологик эшкуарлык трендларын формалаштыруда әйдәп баручы мәйданчыкка әверелә.
Чара белән кызыксыну арта - 2024 елда РВФ 4 меңгә якын катнашучыны җыйган булса, 2026 елда алар 6 меңгә якын булыр дип көтелә.
"Хәзерге дөньяда технологик тармак бик тиз үзгәрә. Шул ук вакытта инвестицияләр – технологик лидерлыкка ачкыч. Шуңа бәйле рәвештә, программада фәнни тикшеренүләрне, университет проектларын, стартапларны, корпорацияләрне һәм инвесторларны берләштереп, форумның темасын «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» дип билгеләргә тәкъдим ителә. Яшьләр эшкуарлыгына һәм өстенлекле юнәлешләргә - ясалма акылга, яңа материалларга, медтехка, биотехнологияләргә һәм сәнәгатьне цифрлы трансформацияләүгә аерым игътибар бирәбез», - дип сөйләде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
РВФ-2026га әзерлек турында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. XX Россия венчур форумы (РВФ) Казанда 2026 елның 8-10 апрелендә узачак.
Форумның нуль көне гадәттәгечә Иннополиста, калганнары Казанда узачак. Катнашучылар саны 6 меңгә кадәр артыр дип көтелә.
Форум алты блоктан тора: нуль көне (Иннополис), эшлекле программа, кичке РВФ, спорт һәм партнерлык чаралары, шулай ук өч юлдаш вакыйга. конгресс, күргәзмә һәм коммуникация өлешләрен берләштерә торган комплекслы программа каралган.
Мәйданчыкта фән, бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре җыелачак. Күргәзмә экспозициясендә төрле стадиядәге (чәчү, иртә һәм үсеш) 150дән артык стартап һәм 30 халыкара проект тәкъдим ителәчәк. Технологик компанияләрне җәлеп итү төп корпорацияләр һәм үсеш институтлары белән берлектә алып барыла. Форумның халыкара географиясе киңәячәк. Катнашуга ЕАЭС, БРИКС һәм ШОС илләре вәкилләре чакырылган. Халыкара акселерация программасын да үткәрү планлаштырыла.
Беренче тапкыр массакүләм мәгълүмат чаралары өчен 300 мең сумлык приз фонды белән дүрт номинация буенча конкурс булачак. Конкурс технологик көн тәртибен яктырту сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Форумда катнашучыларга уңай булсын өчен цифрлы сервислар яңартылган: бердәм онлайн-платформа һәм навигация, очрашуларны броньлау һәм оператив коммуникацияләр функцияләре булган мобиль кушымта.
Катнашучыларны теркәү РВФ рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://russianventureforum.ru/
Белешмә өчен:
Россия венчур форумы (РВФ) РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм РФ Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, РАВИНЫҢ Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе), цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы.