Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Ике гуманитар фураны җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов машина йөртүчеләр һәм гуманитар фураларны озатып йөрүчеләр белән аралашты. Ул барысына да рәхмәт сүзләрен белдерде һәм хәерле юл теләде.
Гуманитар колонна «Нәфис Косметикс» предприятиесе территориясеннән старт алды. Луганск Халык Республикасына (ЛХР) 33 тонна беренче кирәкле көнкүреш химиясе: кер юу порошоклары, савыт-саба юу өчен сыеклыклар, коры чистарткычлар, шампунь, бәдрәф һәм хуҗалык сабыннары - барлыгы 44,6 мең берәмлек 6,6 млн сумлык продукция җибәрелде.
«Нәфис" фонды Лисичанск һәм Рубежное халкына даими рәвештә ярдәм күрсәтә.
Искәртәбез, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс»та булды һәм хезмәт коллективы вәкилләре белән очрашты.