Рөстәм Миңнеханов: Вакцинациядән башка кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу бик авыр булачак

30.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марина Паятшина билгеләп үткәнчә, республикада эпидемиологик хәл киеренке кала бирә. Октябрьдә коронавирус белән авыру очраклары шактый арткан һәм аена 3,5 меңнән артык тәшкил иткән. Сентябрь ае белән чагыштырганда авырулар саны 2 тапкырга арткан. "Быел октябрьдә чирләүчеләр узган елның октябрь ае белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк. Бу, нигездә, республикада һәм тулаем ил буенча Һинд штаммы циркуляциясенә бәйле, ул Британия штаммы белән чагыштырганда 2,5 тапкырга көчлерәк», - диде ведомство җитәкчесе.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, килеп туган хәл өстәмә чикләү чаралары күрүне һәм гражданнарның билгеле бер категориясенә мәҗбүри вакцинация кертүне таләп итте. «Бу прививкалар ясатуны сизелерлек арттырырга ярдәм итте. Октябрьнең беренче атнасында ковидка каршы 27 меңнән артык кеше прививка ясаткан булса, дүртенче атнада – 7 тапкырга күбрәк», - диде Марина Паятшина. Шул ук вакытта ул өлкән яшьтәге кешеләр арасында вакцинацияләүнең тиешле темплары булмавын билгеләп үтте.

Марина Паятшина искәртеп узганча, соңгы 6 ай эчендә прививкалар ясалмаган һәм ковид белән чирләмәгән кешеләр 9 ноябрьдә, медотводлары булган затлардан тыш, эштән азат ителергә тиеш. «10 ноябрьдән без мәҗбүри вакцинация турында карарны үтәү буенча хезмәт коллективларын тикшерә башлыйбыз. Хокук бозулар ачыкланган очракта, иң катгый чаралар күрәчәкбез һәм материалларны судка җибәрәчәкбез", - дип хәбәр итте Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә беренче компонент белән 1 млн 556 мең кеше прививка ясаткан. "Вакциналар җитәрлек күләмдә. Бездә 237 мең доза бар, 170 вакцинация пункты эшли. Кичә генә дә 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан. Вакцинациядән башка кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу бик авыр булачак", - дип өстәде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев