Татарстанда быел 2 меңнән артык социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылды

02.11.2021

Татарстан Республикасында өч ел эчендә югары тизлекле интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре аша 3,5 мең социаль әһәмиятле объект, шуларның 2 меңнән артыгы быел, тоташтырылды.

Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

“Алдагы ике елда югары тизлекле интернетка 1231 объект тоташтырылды, әмма эшнең төп күләме 2021 елга туры килде. Быел 2296 объект тоташтырылды. Бу алдан планлаштырылганнан 79%ка күбрәк”, - диде Альберт Яковлев.

Аның сүзләренчә, 2021 елда проект кысаларында рекордлы 1450 километр оптик элемтә линияләре салынган. 3 ел эчендә оптик элемтә линияләрен төзү күләме 16 тапкыр арткан.

“Беренче чиратта, барлык мәктәпләрне, фельдшер-акушерлык пунктларын, авыл җирлекләре администрацияләрен киң полосалы интернетка тоташтыру 100%ка үтәлүе бу эшнең нәтиҗәсе булып тора”, - дип билгеләде спикер.

Аның сүзләренчә, Татарстан тоташтырыла торган социаль әһәмиятле объектлар саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды. 2019 елда Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ил төбәкләре буенча социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру өчен элемтә операторын сайлау буенча конкурс үткәрде. Татарстан территориясендә конкурста “Таттелеком” компаниясе җиңде.


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.