Татарстанның хөкүмәт башлыгы эш визиты белән Төркмәнстан башкаласында
15.06.2009
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Татарстан рәсми делегациясе ике көнлек эш визиты белән (14 нче-15 нче июнь) Төркмәнстанда.
Визит максаты – Төркмәнстанның “Аваза” милли туристик зонасы санатор-курорт объектларының беренче чиратын ачу тантанасында катнашу. Әлеге тантаналы чара бүген иртән үткәрелде – Каспий диңгезе ярындагы заманча “Ватанчы”, “Чарлак” һәм “Хазына” отельләре файдалануга тапшырылды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, тантаналы чаралардан соң ук “Ватанчы” отелендә “Аваза” милли туристик зонасын үстерүгә акча кертү теләге булган чит ил компанияләренең яңа проект һәм тәкъдимнәрен тәкъдир итү башланып киткән.
Монда аквапарклар, ял итү өчен уңайлы пляжлар төзү, ял зонасын алга таба тагын да киңәйтү күздә тотыла. Бүгенге көнгә “Аваза” туристик зонасына кертелгән инвестицияләр 2 миллиард АКШ долларыннан артып киткән.
“Аваза” территориясендәге инвестпроектларның берсен Татарстан Республикасы һәм кайбер төзелеш компанияләре (“КЭР-Холдинг” идарә компаниясе, http://www.ker-holding.ru) исеменнән гамәлгә ашыру планлаштырыла. Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бу проект спорт-сәламәтләндерү бөтенсезон чаңгы комплексы төзелешен үз эченә ала.
Бүгенгә үк Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашуы планлаштырылган.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казанга кайтачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте